Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Каз өмәсе — авыл бизәге

Элек авылларда казларны бик күп асраганнар. Көз җиткәч, кыш айларына аяк басканда һәр өйдә каз өмәләре гөрләгән.

Кайчагында, тормыш ыгы-зыгысы белән бер күрешеп, сөйләшеп утырырга да вакыт таба алмыйбыз. Ә мондый өмәләрдә дус-туганнар бергә җыела, балачак, яшьлек хәтирәләрен искә төшереп утыру өчен дә әйбәт. Быел да, күп кенә керәшен авылларында гөрләде «Каз өмәсе».

 Чистай районының Бахта авылында да узды өмә. Ул быел Малышевлар гаиләсендә булган.

«Мәшәкатьләрне онытып, иртәдән кичкә кадәр көлешә-көлешә эшләдек. Вакыт узганын да сизмәдек. Йолкыган казларны, элгәречә, көянтәгә асып, җырлый-җырлый чишмәгә төштек. Юлга каз каурыйларын да җәйдек, шулай тиеш», — дип сөйләде өмәдәге хатын-кызлар.

Зәй районының Урта Баграж авылы клубы хезмәткәрләре махсус хәрби операция зонасында — Ватан кушкан бурычны үтәүче егетнең әнисендә каз өмәсендә булганнар. 

«Шушындый авыр вакытта ярдәмләшеп яшәргә кирәк. Ризыклары булып, туып үскән якларына исән-сау кайтуларын көтеп калабыз хәрби егетләребезне», — дип язды авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре.

Көзге байлык! Көзге муллык!
Авылда каз өмәсе
Яше-карты, бала-чага —
Шау-гөр килә һәммәсе!

Казларыгыз бигрәк матур
Таза булып үскәннәр.
Ә йоннары, каурыйлары
Мамыкланып беткәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев