Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кәвәл авылындагы Зоя Шипшовага улы йөргән яклардан Рәхмәт хаты килгән

Улыңны махсус операциядә катнашуга озату күңелгә зур авырлык китерсә дә, ул зур горурлык та.

Питрәч районының Кәвәл авылында яшәүче Зоя Шипшова бу көннәрдә әнә шундый горурлык һәм шатлык хисләрен кичерә. Аларга Белгород өлкәсендә хезмәт итүче улының җитәкчесеннән Рәхмәт хаты килгән.

“Хөрмәтле Зоя Федоровна! Мобилизацияләнгән улыгыз өчен сезгә зур рәхмәт белдерәбез. Улыгыз үзен инициативалы, тәртипле һәм югары дәрәҗәдә оешкан хәрби хезмәткәр итеп күрсәтте. Ил өчен җаваплы вакытта ул үзенә тапшырылган бурычны бар җаваплылыгы белән аңлап, вазифасын намус белән һәм җиренә җиткереп башкарды”, диелгән ул хатта.

– Улым, бәгърем йөргән чит-ят җирләрдән бары тик җылы хәбәрләр генә килеп торсын иде. Мин аның белән горурланам. Ходай үзенең фәрештәләрен җибәрсен аларны сакларга. Һәрбер ана баласының исән-имин кайтуын көтә. Мин бик рәхмәтлемен, улымның барлык җитәкчеләренә, сугышчан дусларына, иптәшләренә. Минем улымны шулай зурлаганнары өчен, исән-имин булсыннар, үзләрен, бер-берсен сакласыннар. Без һәрберсен үзебезнең балабыздай яратабыз, алар өчен борчылабыз. Ничек сау-таза киттеләр, шулай кире җылы өйләренә, гаиләләренә, балалары янына кайтырга насыйп итсен, – дип язды Зоя Шипшова.

Зоя Федоровна авыл мәктәбендә укыткан укытучылар коллективына, 93нче һөнәри колледж тәрбиячеләренә һәм укытучыларына да рәхмәтле. Улын чын ир-егет итеп тәрбияләүдә аларның да өлеше зур дип саный.

Без дә егетләребезгә исәнлек-саулык телибез. Исән-имин якыннары белән очрашырга насыйп булсын аларга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

8

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Хөрмәтлеләрем минем, мине һәм улым Владиславны шулай зурлап язганыгыз өчен, зур рәхмәт сезгә. Эшегездә зур уңышлар, саулык-сәламәтлек, иминлек телим сезгә.