Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Карендәшләребез Бакалыда бәйрәмдә булдылар

3 июньдә Башкортстанның Бакалы районында Сабантуй узды.

Бакалыда элек-электән Сабантуй оештыру традициясе бар. Анда игенчеләр һәм терлекчеләр, аларның гаиләләре, район халкы һәм илнең төрле  почмакларыннан килгән күпсанлы якташлары, дуслары, якыннары җыела. Бәйрәм конкурслар, милли уеннар, җырлар һәм биюләр белән үрелеп барган.  

Бәйрәмдә Татарстанның халык артисты Виталий Агапов, республика керәшен иҗтимагый оешмасының “Бәрәкәт” яшьләр бүлеге җитәкчесе Алексей Дмитриев һәм керәшен яшьләре активисты  Ярослав Петров та кунак булып кайтты.

“Бәйрәмгә чакырылуыбызга бик шатбыз, район җитәкчелегенә рәхмәтлебез. Җылы каршы алдылар. Без дә үз чиратыбызда Татарстан керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Иван Егоров исеменнән Илек авылына караоке бүләк иттек һәм  бакалыларга Виталий Агапов матур җырларын яңгыратты”, – дип хәбәр итте Алексей Олегович.

Фото:https://vk.com/bakaly_adm

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев