Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кайбычтан “Гылбулар” коллективы сәхнәдә лаеклы чыгыш ясады

Көтеп алынган «Туым Җондозы 2024» гала-концерты гөрләп узып та китте.

3 февральдә Казан шәһәренең «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә керәшен җыруларын яшь башкаручыларның республикакүләм 12нче «Туым Жондозы» фестиваленең гала-концертында булдык. Сәхнә артындагы озын коридорда, бүлмәләрдә берсеннән-берсе зәвыклы милли костюмнар кигән, керәшен җыруын башкаручы егет-кызлар белән таныштык.
Олы Тәрбиттән килгән «Гылбулар» балалар фольклор ансамбле аеруча күңелне үзләренә җәлеп итте. Коллективтагы иң бәләкәйләре – Раян Галкин, Дина Галкина, Настя Козлова әле балалар бакчасына гына йөриләр. Җитәкчеләре Олы Тәрбитнең «Карлыгач» балалар бакчасы җитәкчесе Гөлназ Гыйбадиева балаларның гала-концертны түземсезлек белән көтүләре, тизрәк чыгыш ясыйсылары килүе хакында сөйләде:

“Балаларыбыз елдан-ел кими бара. Бүген ансамбльдә мәктәп балалары белән бакча балалары бергәләшеп йөри. Барысы да җыр-моңны ярата. Озын юллар үтеп килсәләр дә, арыганлыкларын сиздермиләр. Репетициягә дә бик теләп йөриләр. Бөтенесе дә керәшеннәр. Районда, авылда үткән бәйрәмнәрне дә калдырмыйбыз, катнашып киләбез”, – диде.

Керәшен көйләрен өздереп уйнаучы  гармунчы Геннадий Солтанов:

“Олыгаеп барсам да, килдем әле. Балаларыбыз өчен бик сөенәм. Алар безнең киләчәгебез бит. Җыру-йолаларыбызны яшьтән отып калсалар, гомер буе да онытмаячаклар”, – диде.


"Гылбулар" коллективы сәхнәдә лаеклы чыгыш ясады. Аларга икенче дәрәҗә лауреат исеме тапшырылды. Фестиваль һәркемдә дә уңай тәэсирләр калдырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев