Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Юрий Чуктиев: «Кечкенә вакыттан ук сәнгатькә гашыйк идем»

Карендәшебез Юрий Чуктиев «Әкият» Татар дәүләт курчак театрында инде 23 ел эшли. Артист «Сәхнә» журналының «Сез мине беләсезме?» дип аталгын видео-сәхифәсендә сәнгатькә ничек килгәнен, курчак театрында эш үзенчәлекләре турында сөйләде.

Сәнгать миңа һәрвакыт якын булды. Мәктәптә укыганда кечкенә спектакльләр куеп йөри идек. Төзүче дипломы да бар миндә, әмма сәнгать юлын сайладым. Хәзер инде ике кызым үсеп килә. Спектакльләргә бик теләп йөриләр, бәя дә бирәләр.

Драма театры белән чагыштырганда, курчак театры бераз уңайсызрактыр. Әмма драма театрында сәхнә буенча биеп, җырлап йөрергә кирәк, без күбрәк ширма артында. Хәзер алга таба барабыз, курчак театрында да ширма артыннан чыга башладык.

Без төрле образлар уйныйбыз. Кеше образлары да бар бездә, әмма әкиятләр булгач, балалар күбрәк хайваннарны: этләр, мәчеләр ярата бит. Шуңа күрә хайван образлары ешрак очрый. Әкиятне куяр алдыннан ук режиссер рольләрне бүлә. Кайберәүләр гел кеше образын уйный, хайван образларын уйнаучылар да җитәрлек. Дөресен генә әйткәндә, без универсаль актерлар, бөтенесен уйный алабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев