Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Югары Субаштан Раиса Павлова: “Кул эшләре күңелгә рәхәтлек бирә”

Балтач районының Югары Субаш авылы халкы бик кунакчыл һәм уңган. Авылда туып-үсеп, озак еллар читтә яшәгәннән соң, яңадан туган авылларына кайтып төпләнгән Илья һәм Раиса Павловлар да шундыйлардан.

Субашка баргач, аларга да кердек без.  Аларның үзләре җиткезгән йортлары зур, якты, нурлы. Рая түтинең кул эшләрен бик яратып күзәттек. Стенага эленгән төсле тасмалардан ясалган чәчәкле картиналарга, бәйләнгән, чигелгән әйберләргә, матурлап, чуклап ясалган мендәрләренә, җептән үрелгән вазаларга карап сокландык.

“Мондый эшләр белән шөгыльләнү күңелгә рәхәтлек бирә. Лаеклы ялда булгач, вакыт җитәрлек, гел нәрсәдер ясыйсы гына килеп тора. Җәен бакча эшләре, көзен җиләк-җимеш өлгерә аларына да җитешәбез. Бик күп яшелчә тозлыйбыз, кайнатмалар ясыйбыз” – дип сөйли-сөйли безне дә үзе ясаган карлыган кайнатмасы, помидор белән сыйлады Рая түти.

Өйдә спорт белән шөгыльләнү өчен велотренажёр да алып куйганнар алар.

“Аякларга бик файдалы нәрсә, иртә-кичен берничә минут шуны “әйләндерергә” дә җаен табабыз” – дип елмайды Павловлар.

Рая түти ясаган матурлыкны сез дә күрегез әле!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев