Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Геннадий Макаров: «Керәшен көйләре саклана, халык аларны тыңлый»

Филология институтында Россиядә игълан ителгән Педагог һәм остаз елына һәм танылган этномузыколог Э. Р. Каюмова истәлегенә багышланган «Халык музыкасын җыюның актуаль мәсьәләләре» дигән түгәрәк өстәл булды.

Казан дәүләт консерваториясе доценты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, сәнгать фәннәре кандидаты Геннадий Макаров халык җәүһәрләрен саклау максатыннан аларны ирекле рәвештә тыңлау өчен интернетка урнаштырырга кирәклеген әйтте.

«Халыкның музыка өлкәсендәге иҗатын туплау көннән-көн кыенлаша, чөнки буыннар алмашы бара. Без үзебезнең көйләрне сакларга телибез икән, халыкка тыңларлык итеп интернет киңлекләрендә урнаштырырга кирәк. Мин үзем туплаган йөзләгән көйне сәхифәмә урнаштырдым. Шул рәвешле, керәшен көйләре саклана, халык аларны тыңлый, хәтта миңа «Ни өчен татар көйләрен дә урнаштырмыйсыз?» дип, мөрәҗәгать итүчеләр бар. Әмма алар минем милкем түгел, ә Тел, әдәбият һәм сәнгать институтыныкы», — диде ул.

Геннадий Макаров фикеренчә, этник музыка үрнәкләрен туплаганда интернет киңлекләрендә урнаштырылган һәм элеккеге көйләрне үзгәртеп, заманча башкарылган язмаларга да игътибар бирергә кирәк. 

«Һәр хәлдә ул бүгенге йөзебез, бүгенгебезнең көзгебез», — ди ул.

Түгәрәк өстәл утырышында хәзерге вакытта халык музыкасын җыю мәсьәләләре генә түгел, ә Эльмира Каюмованың эшчәнлеге, туплаган материаллары да искә алынды.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев