Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Чистай шәһәрендә Пасха атнасын данладылар

Олы көн атнасы – православныйлар өчен иң якты һәм шатлыклы чор. Шул уңайдай, Чистай шәһәрендә ике зур чара уздырылган.

19 апрель көнне Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк хезмәткәрләре Чистай шәһәренең 2 гимназиясендә укучылар өчен "Олы көн — җакты бәйрәм" интерактив программасын күрсәттеләр.

“Мәдәни үзәк хезмәткәрләре Олы көн бәйрәменә багышланган мастер-класс әзерләгәннәр иде. Интеррактив уен форматында булган "Кто хочет стать миллионером" программасына керәшен гаиләсе Марҗый түти белән Метри дәдәй килгәннәр иде. Олы көн турында сорауларга җавап бирделәр, белмәгәннәренә балалар булышты. 1 000 000  Олы көн күкәйләре оттылар. Шулай ук, балалар белән төрле уеннар да уйнадылар. Марина Казакованың думбрада уйнап җырлавы да яраттык. Бу чара без, укытучылар өчен дә, укучылар өчен дә бик файдалы һәм мавыктыргыч булды”, - дип язды гимназия укытучысы Елизавета Цыганова.

20 апрельдә исә Чистай шәһәренең музей тыюлыгындагы Керәшен җортында "Олы көн – зур бәйрәм" дигән чара уздырылган. Моны район керәшен оешмасы вәкилләре белән 2нче гимназия укучылары берлектә оештырганнар. Бәйрәмне күрергә 1нче лицейның "Ватан" түгәрәгенә йөрүче укучылар килгән. Чараны Чистайдагы керәшен йорты эшчәнлеге белән танышудан башлап җибәргәннәр. Биредә элек кулланышта булган күп кенә җиһазлар, экспоналар тупланган.

Балалар Пасха бәйрәменең барлык йолалары белән таныштылар. Күкәй дә җыйдылар, кайберләрен мендәргә утыртып “черләттеләр дә”. Чара күкәй тәгәрәтү, җыр-биюләр белән тәмамланды”, - дип язды тирле керәшен оешмасы җитәкчесенең урынбасары Алексей Тихонович.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев