Хәбәрләр

Бу атнада Татарстанда салкынча һава торышы саклана

Якын көннәрдә Татарстанда салкынча һава торышы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеоүзәге хәбәр итә.

Бүген, 7 июньдә Казанда аязучан болытлы һава фаразлана. Төнлә һава температурасы +10..+12 градус, көндез +20..+22 градус җылы көтелә. Урыны белән секундына 13 метрга кадәр җитәчәк көчле җил һәм яңгыр явуы ихтимал.

8 июньдә бераз яңгыр һәм җил фаразлана. Төнлә +7..+12 градус, көндез +19..+24 градус җылы вәгъдә итәләр. 

9 һәм 10 июньдә республика территориясендә салкынча һава торышы сакланачак. Бу көннәрдә һава температурасы +23 градуска кадәр җылыначак.


Нет комментариев