Хәбәрләр

Ахманда буаны су коену сезонына әзерләгәннәр

Җәйне су керү, су буенда кояшта кызыну һәм ямьле табигать кочагында ял итүдән башка күз алдына да китереп булмый.

Табигать кочагындагы ялны үз итсәк тә, табигатьне саклау, тирә-якны чиста тотуны онытып  җибәрүчеләр дә аз түгел.

Бакалы районындагы керәшен авылы – Ахманда  буаны су коену сезонына әзерләгәннәр.

Үләннәрне чабып, чүпләрне җыйганнар. Сезнең якларда су коену урыннары бармы? Алар бу сезонга әзерме? Куркыныч хәлләр булмасын өчен балалар белән әңгәмәләр оештырыламы? Безгә языгыз.

Фото: Ахман авылы мәдәният йортыннан.


Нет комментариев