Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Атларны, мөгезле вак терлекләрне маркировкалау башлана

Узган ел РФ Президенты Владимир Путин “Ветеринария турындагы” РФ Законына үзгәрешләр кертү” хакындагы федераль законга кул куйган иде. Ул авыл хуҗалыгында терлекләрне идентификацияләүне дә үз эченә ала.

Маркировкалау хайванның тәненә визуаль яки катнаш (визуаль һәм электрон) маркировкалау чараларын (бирка, чип, болюс, татуировка, боҗра, муенса) салудан, хайванның тәненә беркетүдән яки кертүдән гыйбарәт.

«Терлекләрне идентификацияләү турындагы таләпләр дәүләт ветеринария хезмәтенә терлекләрне туганнан алып үсү чорында, кайсы территориядән кертелгән булуына карамастан, күзәтергә ярдәм итә. Бу исә хайваннарның, шул исәптән кеше һәм хайваннар өчен уртак булган авыруларның таралу чыганагын тиз арада ачыкларга, йогышлы авыруларның таралуына каршы оператив төстә чаралар күрергә булышачак. Чөнки идентификация аша кайсы төбәктә хайван-терлекләрнең авырып китүен белергә мөмкин», — дип билгеләп үтә районның баш ветеринар табибы Фоат Исламов.

Терлекләрне маркировкалау һәм исәпкә алу асрау һәм үрчетү, чалу, эшкәртү, саклау, сатуны башкаруда тиешле кагыйдәләр булдырырга да ярдәм итә. Ул ветеринария карамагына тапшырылган вәкаләтләрне гамәлгә ашыру барышында зоосанитар статусны билгеләү белән бәйле мөнәсәбәтләрне җайга салуга юнәлдерелгән.

Маркировкаланган хайваннар турында мәгълүмат ветеринария өлкәсендә федераль дәүләт мәгълүмат системасының бердәм базасында булачак.

Гомумән алганда, терлекләрне идентификацияләү ветеринария табибларына райондагы эпидемиологик хәлне күзәтергә ярдәм итәчәк. Шуңа да хәзер ат, сарык, кәҗә асраучыларның да терлекләренә идентификация үткәрү өчен әзерләнүе сорала.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев