Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Айбагыр» лагерена гаризалар кабул итү бара

23 июльдән 9 августка кадәр керәшен балалары өчен “Айбагыр” этносменасы оештырылачак.

“Айбагыр”этносменасы Яшел Үзән районында урнашкан “Мирас-Наследие” лагере базасында уза. Ул быел 12нче тапкыр 9-18 яшьлек балалар өчен үз ишекләрен ачачак. Этносменада барлыгы 78 бала ял итә алачак.

“Мирас-Наследие” этнокультура лагеренда балаларның ялы өчен тиешле уңайлыклар тудырылган, заманча спорт мәйданчыгы, осталар шәһәрчеге, ашханә бар.

Биредә балалар керәшеннәрнең тарихын һәм традициясен өйрәнәләр. Төрле конкурсларда, мастер-классларда һәм башка чараларда катнашалар. Экспортлар, танылган кешеләр белән очрашалар. Керәшеннәр тарихы, театр һәм башка тематик түгәрәкләрдә үз сәләтләрен үстерү мөмкинлеге дә бар. 18 көнлек бер путёвка бәясе – 16890 сум. 

“Айбагыр”га бару өчен, ата-анасы яки бала үзе 20 майга кадәр онлайн-анкета тутырып җибәрергә тиеш. Ул анкеталар 30 майга кадәр каралачак. 31 май – лагерьга баручы балалар списогы билгеле булачак. Түләү 1-3 июнь көннәрендә башкарылырга тиеш. Онлайн-анкетаны шушында басып тутыра аласыз.

Кызыксындырган сораулар белән һәм заявканы биргәч, “Айбагыр” сменасы координаторы Юлия Дуваловага (тел.: +7 927 432-24-30) мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шулай ук, барлык мәгълүматны безнең сайттан да tuganaylar.ru карап бара аласыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев