Туганайлар

Татарстан

16+
Этнографическая мозаика

Сары майлы чия

Бу гадәти булмаган ризык һәм аны әзерләү тәртибен Чиләбе өлкәсенең Нагайбәк районыннан мәктәп укучысы Кристина Иванова өйрәнгән. Бу хакта ул «Ыру агачы» халыкара конференциясендә катнашучыларны да таныштырган.

Беркөнне әбием янына килгән идем. Ул миңа базга төшәргә, бәрәңге алырга булышырга кушты. Анда мин капкачлы эмаль чиләккә игътибар иттем. Чиләкне ачкач, майга салынган чиягә тап булдым. Әбиемнән нәрсә икәнен, ни өчен шулай эшләвен сорадым. Әбием сөйләвенчә, җәй көне ул урманнан бик күп чия җыйган. Тик чияне нәрсә эшләтергә белмәгән. Чөнки, варенье да җитәрлек, компотлар да капланган, киптергәне дә шактый икән. Туңдыргычта урын калмаган. Шулчак ул балачагында әнисеннән ишеткән «Сары майлы чия» рецептын искә төшергән. Элгәрегеләр ризыкны бик кадерләгән, аны саклау иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булган. 

Ул чорда хәзергечә суыткычлар да булмаган. Җиләк-җимешне, яшелчәне киптергәннәр, тозлаганнар, каклаганнар һәм менә шундый сары майлы чия кебек, башка ысуллар уйлап тапканнар.

Әбием, үзенең әнисе Анастасия Яковлевна (Тимеева) сөйләгәннәрне искә алды. Ул вакытта кызларның төп эше җиләк, гөмбә җыю булган. Хатыннарның моңа вакытлары җитмәгән, ә ир-ат өчен урманга чия җыярга бару "кеше көлдерү«гә саналган. Кызлар төркемнәргә җыелып урманга йөргәннәр. Бу үзе бер йоладай, күңелле итеп оештырылган. Кызларның җиләккә китүләрен белгәч, буш вакытлары булса, алар артыннан егетләр дә ияргән. Юлда барганда алар серләрен уртаклашканнар, яңалыклар турында сөйләшкәннәр, уен-көлкене дә онытмаганнар, җырулар җырлаганнар. Аларның үз такмаклары да булган:

Əйдəгез, əйлəр, барыек,
Чия пешкəн карыек, 
Бу гумерләр ике килмәс,
Уйнап-көлеп калыек.
Чияле, чияле тау,
Чияле тау итәге.
Чияле тау итәгендә,
Бергә җөрдек бит әле.

Җиләк җыю сезоны июльдә башланган. Бу вакытта кыр җиләге өлгерә, ә августта инде чия җыярга вакыт җитә. Әлбәттә, чиянең иң өлгергәне һәм тәмлесе — ул сентябрьдәгесе. Аны көннәр суыта башлагач җыйганнар һәм сары майлы чия ясау өчен кулланганнар.

«Безнең тирәдәге урманнарда чия күп үсә иде. Кызлар берьюлы биш-алты чиләк җыялар, аны көянтәләр белән җилкәгә куеп яки капчыкка тутырып, аркага асып өйгә алып кайталар. Бер көндә ике-өч тапкыр барган вакытлар да булды. Җыелган җиләкнең бер өлешен кызлар җиләк-җимеш әзерләп тапшыручыга илтәләр. Моның өчен ул аларга акча бирә. Кызлар ул акчага кинога баралар иде, — дип тә сөйләдеәбием.

— Әлбәттә, чиянең күпчеелген киптерәләр иде. Кышын аны, иттарткычтан үткәреп, пироглар өчен эчлек итәләр. Калганы милли ризык — сары майлы чия әзерләү өчен кулланыла». 

Чиядән как («пастила») ясаганнар. Варенье кайнатканда, баллырак булсын бераз кызыл бөрлегән кушканнар, чөнки шикәр кыйммәт булган. 
Майлы чия ясау өчен яңа өлгергән эре чияне сайлап алалар, бер тәүлеккә киптерергә куялар, аннары сак кына чуен (яки эмаль) савытка салалар. Майны эретәләр, бераз суыталар. Әзерләнгән чиягә май салалар, ул аны тулысынча капларга тиеш. Икмәк пешергәннән соң, пичкә тыгып, 20 минут томалап торалар. Аннары суыталар. Майлы чия тизрәк суынсын өчен, озын саплы агач кашык белән берничә тапкыр сак кына болгаталар. Салкын урынга чыгаралар. Бу чия берничә ел бозылмыйча саклана. Ә иң мөһиме, кышын үзеңне яңа пешкән чия өзеп ашагандай хис итәсең.

Моны мин үзем күрдем. Әбием белән бергәләп бәлеш пешерергә булдык. Майлы чиянең бер кисәгеннән менә дигән пирог эчлеге килеп чыкты.

«Ә тагын, — ди әбием, — сары майлы чия ул бик матур һәм тәмле десерт. Аны ашап ничә буын үскән. Өстәлгә бирер алдыннан, майлы чиягә шикәр сибәләр. Май алсу төскә керә. Бик матур ризык килеп чыга, ул бәйрәм табынын бизи. Элгәре заманнарда туй, үле ашында мондый ризык кую мәҗбүри булган». 

Әбиләребез бу ысулны чияне яңа өлгергәндәй итеп саклау өчен, табынга куярга дип әзерләгәннәр, хәзер исә ул десерт булып санала.
«Ыру агачы» китабыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев