Керәшеннәрдә өйләнешү/кәбен койдыру йолалары
Балык Бистәсе районының Бирдебәк авылыннан Евдокия Толстова өйләнешү, кәбен койдыру йолалары турында язды.
Элегрәк без яшь вакытларда керәшеннәрдә димләп өйләнешү бик модага кергән иде. Өйләнешү, кияүгә чыгу, кабен койдыру (сишәмбе, пәнҗешәмбе, шимбә көннәрендә ярамый) уразага кадәр башкарылган. Әгәр дә егетләрнең сөйгән кызлары булмаса, әти-әниләре үзләренә ошаган кызны кияүгә сорап, аның әти-әнисенә димче белән егетне, аның телгә, җырга оста туганын (безнең якта андый кешене аргыш диләр) җибәргәннәр. Димче, егетне мактый-мактый, кызны кияүгә бирергә күндерә, әгәр кыз риза булса шул көнне үк төнге 12гә кадәр кызны алып кайтып калганнар. Егет ягыннан алып килгән кияү күчтәнәче белән табын хәстәрләгәннәр, якын туган-тумачаларын чакырып, теләкләр тели-тели кызны олы тормыш юлына озатканнар.
Кыз ягыннан егет ягына кызны озатырга 5-6 туган килгән. Кыз үзе белән бит яулыгы, өстәлгә ашъяулык, өйдә кияргә күлмәк, урын-җир комплекты алып киткән.
Егет ягы килен төшерергә әзерләнеп торган. Егетнең әтисе белән әнисе киленне йомшак мендәргә бастырып, бал һәм май каптырып өйгә кертәләр. Кыз килен булып төшкәч тә өйдәге өлкәннәр белән сөйләшергә тиеш түгел. Алар беренче көнне кунаклар каршында «Килен сөйләштерү» йоласын башкаралар. Өлкәннәр яшь киленгә стаканга көмеш тәңкә салып, баллы эчемлек китерә. Килен, эчемлекне эчеп, тәңкәне алганнан соң, яңадан эчемлек салып, өлкәннәргә бирә. Каенатай: «Нәрсә бирә ул?» — дип сорый. Җавапны ишеткәннән соң, эчемлекне эчеп бирә һәм алдан әзерләп куелган бүләкләрне киленгә бирәләр. Шуннан соң гына килен өлкәннәр белән сөйләшә башлый. Исемдә, миңа кайнана сөйләштереп вьетнамнардан алган ялтыравыклы матур кофта, каенатай ап-ак шапка, ә карт әби халат белән көмеш тәңкә биргән иде.
Туганнар арасында да киленне кунакка чакырып сөйләштерү йоласы бар. Килен кешене шушы тәртиптә сөйләштерәләр, килен үзенең бүләген, бер күлмәклек 3 метр читсаны бүләк итә. Мин үзем картәби әзерләп җибәргән күчтәнәч күлмәклек материалны Мыек Аудатия түтиләргә һәм Метрей Зоя түтейләргә алып төшкән идем.
Килен кеше егет өендә 3 кич кунганнан соң, кыз ягына кунакка баралар. Кызның әнисе кияү мунчасы яга, ә кичкә туганнар җыелып күңел ачкан. Язылышу мизгелләрен, егет ягындагы туй көнен, кабен койдыру йоласын, бүләкләр бирешү, кыз ягында кайтарма туй көнен, өй киендерү кебек йолалар турында сөйләшкәннәр. Килен кеше туйга кадәр өйне киендергән. Ул вакытта кызлар барлык кирәк-яракларын сандык белән алып килгәннәр. Кыз өендә бирнә сату оештырылган.
Чиркәүдә кәбен койдыру мәҗбүри таләп булганлыктан, егет ягында туй үткәннән соң, яки туй көнендә, яшь парлар бер-берсенә мәхәббәтне балдак яки тәре алмашып кәбен койдырып ныгыткан.
Кәбен койдыру кешенең үз гомерендә бер генә тапкыр булырга тиеш, чөнки кәбен койдырган хатын-кыз икенче мәртәбә кияүгә чыга алмаган. Кабен койгандагы шәмне безнең авылда Пасха төнендәге келәү вакытында урамда часовня янында икесен бергә яндыралар иде (тигез янса тигез гомер итәләр, әгәр төрлечә янса, януына карап гомерләрен юрыйлар иде).
Кәбен койдыргандагы күлмәкне һәм балдакны югалтмыйча, соңгы көнгә кадәр саклаганнар. Әгәр киемнәре яраса шул киемнәрне кигертеп күмгәннәр, ярамаса янына куеп җибәргәннәр.
Кәбен койдырган парлар төрле сәбәпләр аркасында аерым яшәсәләр, имеш теге дөньяда бергә булалар диләр иде. Әгәр кабен койдырылмаган булса, алар Ходай алдында языклы, зинадан бала тапкан кебек булганнар. Ир белән хатын ничек кенә яхшы торсалар да, вафатларыннан соң бергә була алмыйлар диләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев