Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Этнографическая мозаика

Керәшеннәр туенда «Кыз елату» һәм «Су юлы күрсәтү» йолалары

Борынгыдан калган йола буенча, кияүгә китәсе кыз туй вакы- тында елап җырларга тиеш булган. Үзе теләмәгән кешегә бирелгән очракта ул үпкәләү, рәнҗү сүзләрен башлап әти-әнисенә җиткерә, туганнары, дуслары белән саубуллаша.

ТУЙДА КЫЗ ЕЛАТУ

Туган йортыннан аерылып, чит-ят кешеләр арасында яшәүнең читенлеген күз алдына китереп, моңлы көй белән җырлый-җырлый елый торган булган. Казан арты керәшеннәрендә «чыңлату», чистай керәшеннәрендә «чеңләтү», тау ягы (подберезье) керәшеннәрендә, «әтекәм йылату» җырлары булган. Бүгенге көндә исә кыз елату җырларын тау ягы керәшен- нәре генә хәтерлиләр. Әлмәт районы Сәвәләй авылында кыз чеңнәтү турында болай сөйләгәннәр:

— Бер кызны кийәүгә биргәннәр дә чеңнәтергә утыртканнар өстәл башына кертеп. Моның атасы шул җылны үлгән булган, иң башта атасына җырларга туры килгән:

Күке кайа кычкыра ди,
Зират киртәсе уртасында.
Зират киртәсе уртасында
Дүрт такта эчендә
Ак киндере битендә.
Кәлтә булып кисеп чык,
Күбәләк булып очоп кил.
Тәрәз төбенә килеп утыр,

Минем тауышымны ишетеп утыр. Апас районы Ырым Тәрбит авылында яшәүче туталы-сеңелле Шуркина Ирина Никитична, Васильева Анна Никитичналар безгә туйда кыз елату җырларын үзенчәлекле моңлы көй белән җырлап күрсәттеләр. Инде күп кешеләр тарафыннан онытылып бара торган бу җырлар бүгенге көндә дә бик гыйбрәтле булып яңгырыйлар.

ЯШЬ КИЛЕНГӘ СУ ЮЛЫ КҮРСӘТҮ

Татар халкының башка төркемнәрендәге кебек, керәшеннәрдә дә борынгыдан килгән матур йолаларның берсе — яшь киленгә су юлы күрсәтү әле бүгенге көндә дә сакланып килә.

— Җәш киленне чишмәгә суга төшкәндә печкәчәме (каен сеңлесе) озата төшә. Бөтен урам белән карарга чыгалар ыйы җәш киленне. Оялып торасың инде.

Су җулы ачтыру — яшь киленгә су юлы күрсәтүне тау ягы керәшеннәре шулай әйтәләр. Суга барганда яшь киленне кияүнең сеңлесе (аны бу якта чибәр кыз, сары кыз дип әйтәләр) озата бара.

-Картлар чыгыб ук торалар ыйы су җулы ачкан кешегә. «Җә, җаңа килен, сәламеңне бир әле миңа», — ди.

«Су нинди чиста, шун кебек матур тормыш булсын, ызын гумер булсын», «Чөй утыртыгыз, су кебек тулы булма кушсың», — диләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев