Керәшен киеме һәм бизәнү әйберләре белгече, этнограф Валентина Максимова кыяматлык турында язды.
Кыяматлык итеп кияүдә булган, бөтен яктан да килгән, үрнәк булырдай, яшьләрнең ике ягын да яхшы белә торган кешене сайлый торган булганнар. Яшь килен үзенең ата-анасына әйтә алмаган серен дә, нәкъ менә кыяматлыкка әйтә. Ата-анасы өйрәтмәгәнне – кыяматлык өйрәтә. Гаиләдә авыр вакытлар булып, үпкәләшкән чакларда да кыяматлык ярдәмгә килеп, үз киңәшләрен бирә. Шуңа да, яшь, тәҗрибәсез кыз кыяматлык була алмый. Кыяматлык итеп, күп очракта, гаиләне якын белгән кешене сайлаганнар.
Ике як туй уздырырга килешкән икән, шул вакытта кыяматлыкны да билгелиләр, чөнки туйга әзерләнгәндә дә кызга ул ярдәм итә. Яшь киленгә баш бәйләтү йоласын да кыяматлык башкарган. Килен кеше аңа Әнки дип эндә торган булган.
Фото: «Туганайлар»
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев