Туганайлар

Татарстан

16+
Этнографическая мозаика

Керәшен хатын-кызлары алъяпкычы: түшле һәм туккан алъяпкычлар

Керәшен хатын-кызларын кием комплексының бер аерылгысыз өлеше – алъяпкыч.

Түшле алъяпкыч 

Аның күкрәк өлеше хәзерге бюстгальтер ролен үтәгән. Бавы белән муен төбеннән диярлек җыелып, билгә таба киңәеп киткән. Шулай итеп, күкрәкчәсе изү ярыгын каплап куеп, күкрәкләрне җыеп, кысып торган.

Түшсез альяпкыч мәлки керәшеннәрендә генә очрый. Алар аны «запон» дип атый. Мондый төр алъяпкыч — аларның чувашлар белән нык аралашуыннан, күпләп чуваш кызларын кияүгә алуларыннан. Кызлар үзләренең милли киемнәреннән (тулы комплекс белән) килен булып төшкән. Нагайбәкләрдә дә бар мондый өзек алъяпкычлар, бу аларның казак сословиесеннән булуларына бәйледер. Керәшеннәрнең башка төркемнәрендә мондый алъяпкычлар күзәтелми, бары тик түшле генә. Чуваш, удмурт, татар халкында да түшле алъяпкычлар булган.

Суккан алъяпкыч

Безнең халыкка хас алъяпкычлар — бик борынгыларын алсак — өй шартларында җитен һәм киндерне сугып, шул тукымадан тегелгән. Затлылары өчен җитен кулланганнар. Киндергә караганда ул юкарак, җиңелрәк, нәфисрәк килеп чыккан. Бәйрәмнәргә кияр өчен, аны чүпләмләп сукканнар, икенче төрле әйткәндә алмалап. Суккан чагында, бер аркылы һәм бер буй җебе бар. Техникасында җепләрне аралап алырга, чүпләмнәргә кирәк. Шуның өчен дә, чүпләмле сугу дип атала. Көндәлек эшкә дигән алъяпкычларны начар эшкәртелгән, бала-чага эрләгән җептән, суккан тукымадан теккәннәр.

XIX гасыр урталарына кадәр хатын-кызлар өйдә сугылган алъяпкычлар бәйләгәннәр. Фабрика тукымалары чыга башлагач та, бәясе кыйбат булган, һәм аларны эш алъяпкычлары өчен кулланмаганнар. Бары тик сәүдәгәрләр, байлар гына мануфактура тукымаларыннан файдаланганнар. Бераздан кайберәүләр, акча табып, затлылык өстибез дип, шул суккан тукымаларына өстәп, фабрика тукымаларын тегеп куя башлаганнар. ХХ гасыр башларындагы алъяпкычларда шундый үрнәкләрне күрә алабыз. Бу, бигрәк тә, Алабуга ягы керәшеннәренә хас. Өске ягы аның алмалап сугылган, ә итәгенә һәм өске күкрәк өлешенә мануфактура тукымалары тегеп куелган. Алъяпкычлардагы бала итәкләр дә шул заманнарда кергән булса кирәк.

XIX гасыр азагы XX гасыр башында сугылган алмалы алъяпкычларның бүгенге көндә дә сакланганнары бар. Аларның төрле вариантлары очрый: кайберләренең аскы итәкләре алмаланган, кайберләренең — түшләре, ә кайберләре — тоташ алмалы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев