Туганайлар

Татарстан

16+
Этнографическая мозаика

Кабан Бастырык авылы атамалары: Ыштан балагы, Тайсуган, Ычтапый үзәне

Зәй районының Кабан Бастырык авылы атамалары — әби-бабайлардан калган газиз мирасыбыз, тарихыбыз. Алар әллә ни үзгәреш кичермичә, гасырлар аша безнең көннәргә кадәр килеп җиткәннәр.

Елга, күл, чишмәләр буена урнашкан авылыбыз өч яктан урман белән әйләндереп алынган. Туфрак чем кара. Сарман районының Күк тәкә авылы тирәсеннән урманнан Кабан елгасы агып килә. Борынгы картада Кабан елгасы дип аталса, хәзер ул Татар суы дип йөртелә. Алабуга ягындагы Олы Елау һәм Айталан авылларыннан безнең әби-бабайлар күченеп килгәнче, биредә ислам динендәге татарлар яшәгән. 

1926 елларда Кабан Бастырыктан аерылып чыккан Ильич авылы шул елганың сул як яры буена урнашкан иде. Хәзер ул авыл таралды, кешеләре башка урыннарга күчте. Авылның зираты, өйләрнең нигез урыннары гына калды. Кабан елгасының уң ягы текә булып, аны Торна тавы дип атаганнар. Анда ел да торналар очып килеп бала чыгарган. Ул тауда Чүмеч чишмәсе бар. Суын чүмеч белән генә алырлык тирәнлектә булганлыктан, аны шулай атаганнар. Урман эчендә завод булган. Урманда Кабан елгасының уң ягына чыгып заводка бару өчен төзелгән күперне Завод күпере дип йөрткәннәр.

Сарман районының Мостафин авылы тирәсеннән башланып, безнең авылга агып килгән елганы Бастырма елгасы дигәннәр. 

Урман авызында урман каравылчысы семьясы белән яши торган йорт бар иде. Кардон дип атадылар аны. Кардонның урыны киртә белән тотып алынган, киртәдән ясалган җайлы гына ачыла торган капкасы да бар. Шуннан ярдан төшкәндә җирдә ургылып аккан салкын сулы Кардон чишмәсе бар иде. 

Кардоннан урманга кереп китәр өчен инеш аша салынган күпердән соң сулга таба — Матрос басуы. Элек урман каравылчысы булган лесникларны матрос дип йөрткәннәр. Анда алан да бар иде. Элек лесниклар анда ашлык чәчкәннәрдер, Матрос басуы булгач.

Урманга таба керсәң, ике су кушылган урын — Ике су арасы. Ул су-инешләр урмандагы бик күп чишмәләрне җыеп ага, икесе дә Мостафин авылы янындагы биек таулы урманнан башланып безнең авылга килеп җитә. 

Урман эчендә Чәмәт күпере бар иде. Бастырма елгасының уң як яры кырында, җир астыннан кайнап чыккан Имам чишмәсе ага. Без, Югары очтагылар шул чишмә суын эчеп үстек. Шул чишмәдән су алып кайтырга, көянтә-чиләк күтәреп, басу сукмагыннан ике чакрымлап бара идек. Бастырма елгасының уң як ярында Имам абыйлар яшәде. Ул төштә торф ятмалары күп иде. Имам абыйлар Сарман районының Иске Имән авылыннан торф чыгарырга күчеп килгәннәр. Анда бараклар, ашханә, магазин да булган. Чишмәне дә шул изге күңелле Имам абый казыган. Ул урында торф ятмалары әле дә бар. 

Ул яктагы тау — Бүреабзар өсте. Безнең Югары оч кешеләре «Бүреабзар өсте» янындагы басу ерактан зәп-зәнгәр булып дулкынланып күренеп тора иде», — дип сөйлиләр. Элек анда җитен чәчкәннәр. 

Авылдан урманга таба олы юл үтә. Ул юлның уң ягындагы урман — Унөчле почмагы. «Әти, (Куприян бабам — авт.) ул урын безнең авылның иң биек ноктасы, аннан унөч авыл күренеп тора, шуңа Унөчле почмагы дип атала, дип сөйли иде», — ди әнием. 

Унөчле почмагыннан олы юлга таба урман эчендә Ычтапый үзәне бар, ул сусыз коры елга иде. Унөчле почмагыннан Кызыл Таңга таба төшешли, наратлар үскән төштә Аракы чишмәсе бар. Ул чишмә Кызыл Таң буеннан Дүрт Мунчага авылына таба агып төшә, Дүрт Мунча фермасы тирәсендә Кабан Бастырыктан агып килгән Бастырма елгасына кушыла. Ул инешне Кызыл Таң авылы янында бөяп куялар, анда юкә салалар, колхозга мунчала чыгаралар, шуңа күрә ул Мунчала бөясе дип атала иде.

Олы урамнан Аръяк, Бишбалта урамнарына барышлый Бастырма елгасын чыгасың. Анда күпер бар, ул күпер төбендә бер генә өй — Матрена Батаева гаиләсе яшәгән йорт булган. Аны Мәтүк түти дип йөрткәннәр, шуңа күрә ул күпер Мәтүкләр күпере дип атала. 

Бастырма елгасының уң як ярында Олы чишмә бар, ул таудан шаулап агып чыга. Авыл халкына суын алырга җайлы булсын дип, аны елганың сул як ярына чыгардылар.

Шулай ук, Чүк чишмәсе дә бар, хәзер ул Николка чишмәсе дип тә атала, чөнки аны Николай Сидоров төзекләндереп, матурлап куйды. 

Безнең Куприян бабайларның бакча артында, суның тау ягында Тайсуган дигән җирдә Куприян бабайның карт бабасы Иванның сарык абзарлары булган. Ә тау өстендә аның көтүлек җирләре булган. Анда табигый таш күп булган. Амбар төзергә, йорт нигезе салырга табигый материалны шуннан алганнар. Зират тавы, шул тау буйлап китсәң, тагын ике биек тау бар. Аннан турыга барсаң ике аланга — Олы аланга һәм Бәләкәй аланга килеп чыгасың. 

Тагын таудан ургылып агып чыга торган Поп чишмәсе бар. Ул чиркәүгә якын. Аны да торба сузып авылыбыз халкына суын алырга җайлы булсын өчен Бастырма елгасының сул як ягына чыгардылар. Кач ману төнендә священникларыбыз суны шунда аруландырганнар, хәзер дә авылыбызда Качману төнендә суны шунда аруландыралар.

Чиркәү янындагы урам — Ыштан төбе, ә ике ягы Ыштан балагы дип атала. Анда да таудан ургылып аккан тәмле сулы чишмә бар.

Анастасия ШӘЙМӘРДАНОВА.
Лаеш районының Усад авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

12

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев