Туганайлар

Татарстан

16+
Этнографическая мозаика

Евдокия Толстова Үри авылы атамалары турында язды

Үри Чаллысы - Шомбыт елгасы буенда, Балык Бистәсе шәһәр тибындагы поселогыннан 40 км төньяк-көнчыгыштарак урнашкан.

Үри авылы борынгы Ногай юлы өстенә нигезләнеп, Чаллы төбәгенең көнбатыш биләмәләрен тәшкил иткән. Авылга нигез салучылар географик яктан бик уңайлы урын сайлаганнар, чөнки көньяк-көнчыгыштан Шомбыт елгасы ага, ә аңа Таулар, Түбән оч, Бохар чишмәләре килеп кушыла.

Үри авылында яшәгән сугыш һәм хезмәт ветераннары Гордеев Иван Кузьмич һәм Зиновьев Николай Исакович авыл атамасына карата мондый аңлатма биргәннәр: «Таулар авылы белән хәзерге Үри Чаллысы авылы арасында «Шомбыт» елгасының сул ягында атау бар. Шушы атауга каяндыр Үринә исемле хатын килеп йорт сала һәм хезмәтчеләр сәүдәчелек белән шөгыльләнә башлый. Үринә тирә-яктагы авыллардан тире, йон, бал, балавыз, күкәй җыеп, Казан шәһәрендә сату иткән.

Вакыт узу белән аның хезмәтчеләре дә үзләренә йорт төзи башлыйлар, авылның исемен Үринә хөрмәтенә «Үри» дип атыйлар. 1736 нчы елда рәсми кәгазьләр буенча Үри Чаллысында авыл янындагы биек тау өстенә, аннары 1771 нче елда агачтан чиркәүләр салынуы турында әйтелә. Чиркәүгә Изге Ана иконасы урнаштырыла. Шуннан соң авылны Үри-Богородица авылы дип тә атаганнар.

Таулар ягыннан астарак су тегермәне булган авылда. Анда Борчаклы яз авылыннан күчеп килгән Александр дәдәй яшәгән. Алардан астарак урнашкан чишмәне авылдашлары «Санька бабай» чишмәсе дип йөрткәннәр.


Авылдан аска Бирдебәккә таба бер атау бар. Ул тирәдә колхоз яшелчә үстергән. Шул атауга траншеялар казып яшелчәләрне шунда саклаганнар. Ул урыннар хәзер дә беленеп тора. Аның янында күл бар иде.Элек ул күлдә мунчала чыгарганнар, шуңа аны Мунчала күле дип атаганнар.

Таулар белән Үри авылы арасында, уртадарак, тагын бер бик уңайлы урын бар. Аны «Шәпи яткылыгы» дип йөртәләр.

Алан авылы белән Үри авылы арасындагы атауны «Әркиб атавы» дип йөртәләр. Әркиб атабында зурлап Тройсын бәйрәмен үткәрә торган булалар.

Авыл елгалы таулар эченә урнашкан. Юлны су тегермәне аша салганнар. Ындыр очы елгасын «Ындыр елгасы», аннан соңгы елганы «Улакай хатыны» елгасы дип атаганнар. Авыл читендәге елганы бу елларның истәлеге итеп «Поп» елгасы, аңа каршы яктагы елганы «Җүдкә» елгасы дигәннәр. Ул елга аша Чаллы шәһәрчегенә йөргәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев