Туганайлар

Татарстан

16+
Этнографическая мозаика

Бала туу йолалары: иелеп идән юмаска, бәй бәйләмәскә, җеп эрләмәскә

Анастасия Шәймәрданова керәшеннәрдә бала туу йолалары турында язды.

Керәшеннәрдә борынгыдан калган өч вакыйгага зур мәгънә биргәннәр, кешенең иң зур бәйрәмнәре: туу, гаилә кору, үлү булып торган. Бу вакыйгаларга керәшеннәр тирән мәгънәле йолалар башкарганнар.

Элек хәтта йөкле хатыннарның киемнәрендә, үз-үзләрен тотышларында да чагылган ул. Йөкле һәм бала имезүче хатыннарга чәч кисәргә ярамаган, баланың гомере кыскара дигән әйтем булган. Бала табар алдыннын иелеп идән юмаска, бәй бәйләмәскә, җеп эрләмәскә, дигән әйтем булган — бала ана карынында үз кендегенә уралырга мөмкин дигәннәр. Бала табарга алдан әзерләнгәннәр. Чиста бала чүпрәкләре, үзләренә бала имезергә уңайлы булсын өчен түше алдан чичелешле һәм төймәләшле чиста күлмәкләр әзерләп куйганнар. Элек авылларда кендек әбиләре булган, бала таптыру өчен медицина уку йортларында укымасалар да, бер-берсеннән, белгән кешеләрдән сорап, карап өйрәнгәннәр, гадәттә, ул гыйлем буыннан-буынга, нәселдән, күбесенчә, әбиләреннән оныкларына күчкән. 

Элек, авыл советлары булганчы, чиркәүләр дәүләткә караганда, эшләгәндә, һәр яңа туган баланы чиркәүгә 2-7 көннәрендә, гадәттә 3нче, 4нче көннәрендә үк чиркәүгә алып килеп чумылдырганнар, сабыйга шул көнне искә ала торган изгеләрнең исемнәрен куярга тырышканнар. Күп чакларда бала бер үк изге кешене искә ала торган көнне туса, бер гаиләдә бертөрле исем бер-бер артлы туган ике балага да кую очраклары булган. Ул чагында олы Иван, кече Иван дип тә йөртү очраклары байтак гаиләләрдә булган. Метрикә кнәгәсенә һәр баланы исәпкә алып кайчан туган, кайчан чумылдырылган, әти-әнисе кемнәр, кайсы авылдан, балага дини тәрбия бирүче җаваплы кешеләрне, чумылдыручы священникның кем булуын, бала өчен Ходай каршындагы кешеләрнең кулларын куйдырып пөхтә итеп язып барганнар. Бу Метрикә кнәгәсе төп документ булып хезмәт иткән. Исемне чиркәү кнәгәсеннән карап священник үзе әти-әниләргә тәкъдим иткән. Әти-әниләрнең ризалыгын алып, балага православие динендә булган тирән мәгънәле исем кушылган. Шул вакытта әтисе ягыннан ир кеше, әнисе ягыннан хатын-кыз иманнар әйтеп, баланы кулга алганнар, шул бала үскәнчегә кадәр бу ике кеше — Метрикә кнәгәсендә восприемники дип атала ул, аны чиркәү язуларындагыча дөрес итеп тәрбияләргә, Ходай кушканны үтәп, тыелганнарыннан тыелып яшәргә өйрәткәннәр, иманнарны яттан өйрәнергә ярдәм иткәннәр.  Ул кешеләр «Дөрес диннең символы», «Эй, күктәге Атабыз!» иманнарын әйтеп Ходай каршында ул баланың иманлы булуы өчен җавап тотарга кирәклеген аңлаучылар булганнар.

Аннан соң да күрше-тирә, туган-тумача яшь балалы йортка, гадәттә 40 көнгә кадәр, бәби ашы алып килүне Ходайга яраулы, саваплы эш дип санаган. Өйдә 40 көнгә кадәр баланың үзен генә калдырмаска тырышканнар. Начар көчләр баланы алмаштырырга, бозык кертергә мөмкин дип ышанганнар. Күз тиюдән бик саклаганнар. Бала тугач, әнисен дә, кендеге төзәлеп төшкәч үк яшь баланы да мунча ягып юындырырга тырышканнар. Баланың маңгаена күз тимәсен, күзе каты кешеләрнең күзе корымга төшсен дип — корым сөрткәннәр. Баш киеменә күз тимәсен дип аркылыга кечкенә генә миләш ботагын тегеп куя торган булганнар, үзләре кул белән үргән бишеккә салып тирбәткәннәр. 

Фотода Батаев Петрның кызы Марина авыл чиркәүендә улы Данилны чумылдырганда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев