Олы уразада укый торган иман
Олы ураза 7 атна дәвам итеп, Пасха (Ходаебыз Иисус Христосның яңадан терелеп торуы) белән тәмамлана
Святый Ӧчлӧ
Святый Алла, Святый Кодрятле, Святый Ӱлемсез, безне жарлыкка. /3 рят/.
Шӧкӧр – Атага, Улга, Святый Тынга, ӓле дя, ӓр чакта да, гумердян гумергя. Аминь.
Тере итеӱче Святый Ӧчлӧгя иман
Эй, иҥ Святый Ӧч ипостасьле Алла, безне жарлыкка; эй, Ходай, безне жазыктан тазарт; эй, безне тотоб Тороучы, законыҥнан жазганыбызны кичер: эй, Святый, безгя изгелек кылыб, безнеҥ житешмягян жиребезне тӧзят, Ӱз исемеҥ ӧчӧн.
Эй, Ходай, жарлыка. /3 рят/.
Шӧкӧр – Атага, Улга, Святый Тынга, ӓле дӓ, ӓр чакта да, гумердян гумергя. Аминь.
Алла иманы
Эй, Кюктяге Атабыз! Данны булыб торсон исемеҥ Синеҥ; Жирдя дя кюктягечя булсын иркеҥ Синеҥ; бӧгӧн кӧннӧк икмягебезне бир безгя; бурычларыбызны кичер – без дя безгя бурычлы булганнарны кичергян кюк; безне алданырга ирек жибярмя; жаманнан коткар безне.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев