Оло уразаныҥ соҥгы атнасы «Азаб атнасыныҥ» средасына хатле укыла торган иман
Бу атнаныҥ средасыннан ( Май атнасы) башлаб, Оло уразаныҥ соҥгы атнасы «Азаб атнасыныҥ» средасына хатле, чиркяӱдя укыла торган, öйдя дя теляк иткяндя укый торган Сирияныҥ Ефремь äӱлея атабыз иманы
"Эй мине тере тотоучы Ходай, мине жалкаулыкка, öмöтсезлеккя, кöпöрлекккя, бушны сöйляргя бирендермя".
(Бер башыр )
"Мин мяндяҥя шиксез тороулык, жыуашлык, тюземнек, сöйöӱлек бир".
(Бер башыр.)
"Эй Падша Ходай, миҥа ӱз жазыкларымны кюрергя, кеше айыбларын кюрмяскя кыуат бир, Син даннаулы гӱмердян гӱмергя. Аминь".
(Бер башыр)
аннары 12 табкыр сыгыл, сыгылган сайын :
"Эй Алла, мин жазыклыны тазарт."диген.
Тагын иманны кабатлаб бер табкыр башыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев