Белемнек

Май чабу атнасында Түбән Кама белән Мамадышта керәшенчә литургияләр булачак

Май чабу атнасын чиркәү Сыр седмицасы дип атый.

Сыр седмицасында Татарстан митрополиясенең керәшен священниклары катнашында Түбән Кама һәм Мамадыш шәһәрләрендә керәшенчә келәүләр уздырылачак. 

20 февраль көнне – Түбән Каманың Христос туу хөрмәтенә ачылган храмда;

23 февраль көнне – Мамадышның Җараулы Ксения Римляныни храмында керәшенчә келәү булачак. 

"Келәү итәргә теләге булган һәр прихожанны чиркәүләргә, келәүгә көтеп калабыз", – дип хәбәр итте Татарстан митрополиясендә керәшен миссиясен оештыру бүлеге җитәкчесе протоиерей Павел Чурашов.

Келәүләр иртәнге 8.30 сәгатьтә башлана.

 


Нет комментариев