Декабрь аенда чиркәү искә ала торган Изгеләр белән бәйле көннәр
Декабрь календаре
Бу айда чиркәү искә ала торган Изгеләр белән бәйле көннәр:
4 декабрь – Алла Анасы Изге Кыз Мария келәү йортына кергән көн (Введение). Изге Мариянең ата-анасы Иоаким һәм Аннаның озак еллар балалары булмаган. һәм алар, балабыз булса, аны Ходайга хезмәт итәргә бирербез, дип адарынганнар. Кызлары Мария туып, аңа 3 яшь булганда, аны Иерусалим храмына китергәннәр. Изге Алла Анасы храмдагы башка кызлар белән бергә үскән һәм тәрбияләнгән; Изге китаплар укыган, кул эшләре белән шөгыльләнгән, Ходайга җараулы булып үскән.
9 декабрь – Чиркәү Георгий Победоносецны искә ала.
10 декабрь – Хәлсезлектән, параличтан — “Знамение” Алла Анасы тәресе каршында, эчкечелектән “Неупиваемая Чаша” Алла Анасы тәресе каршында келәү итәләр. Баласызлыктан һәм бала тудырганда ярдәм сорап, Преподобный Романга келәү итәләр.
12 декабрь – Азаплар чигүче Изге Парамонны искә алалар. 13 декабрь – Чиркәү Андрей Первозванныйны искә ала.
17 декабрь – Төшенкелеккә бирелгәндә, чарасызлыктан, ышаныч кимегәндә, азаплар чигүче изге Варварага келәү итәләр.
19 декабрь – Кышкы Микула. Чиркәү Кодрәтләр кылучы Изге Николайны зурлап искә ала.
22 декабрь – Балалар исәнлеге һәм колак авыруларыннан ярдәм сорап, “Нечаянная Радость” Алла Анасы тәресе каршында келәү итәләр.
25 декабрь – Һәртөрле тән чирләреннән святитель Спиридоннан ярдәм сорыйлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев