Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Бозык иптәшләр

Син дә бозылган иптәшләр белән җөрсәң, шулай бозылырсың

Бер ата улына әйткән: син бозылганнарга иптәш булып җөрисең, алар белән дус булма, алар сине бозылдырырлар ич, син миңа кайгы китермә тагын, дигән.

Улы атасына әйткән: җук, сиңа кайгы китермәм, иптәшләрем җакшылар түгел түгелен, тик мин алар минем арткылы төзәлсеннәр дип аларга дус буламын, дигән.

Атасы: алаймы, дигән. Карап карыйм әле, дөрес булыр микән уең дип, бер әрҗә эчендә чери башлаган алмаларны китереп, алар арасына бер таза алма салган.

Салгач, әйткән: бер атнадан соң килеп карарбыз, черегән алмалар таза алмадан төзәлерләр микән, дигән.

Атнадан сод әрҗәне ачып карганнар, карагач күргәннәр, таза алманың да җартысы черегән, ди. Күрәсеңме, улым, дигән атасы: син дә бозылган иптәшләр  белән җөрсәң, шулай бозылырсың. Синең аларны төзәтермен дип өметләнүең бушка китәр, син түгел, аларны синнән акыллыраклар да төзәтә алмаганнар инде, дигән. Шуннан ары улы атасына: инде алайса андыйларга катышмам, алар белән дус булып җөрмәм, дип сүз биргән.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев