Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

21 июль - Арыу Жыйын Алла Анасы изге Таза Кыз Мариянын "Казанская" тяресен ололой

"Эй кешеляр, бу тыныч кöйлö сыйыныч урынга, тиз булышыучыга, кызганыб коткарырга äзер тороучыга, жабыучы изге Кызга агылышыйык, тизеряк тяӱбягя килергя, теляк итяргя ашыгыб барыйык, Алланы тыудырыучы Изге безгя кимемяс изгелекляр агыза, тизюк булыша, Алладан куркыучы жакшы кылыклы мяндялярен зур бялядян, жаманнан коткара".

Ололаб жырлый торган Тропарь - 4 кöй :

"Эй Жугарыдагы Ходайнын Анасы, Син безне тырышыб жаклаучы, Ӱз Улыҥ Аллабыз Христоска бар кеше öчöн дя инялясеҥ, бöркяӱеҥ астына килеб сыйынганнарнын барысын да саклыйсыҥ. Эй Башкарыучы кадерле Кыз! кыйын кюреӱчелярне, кайгылыларны, чирлелярне, жазыклары кюблегеннян азабланганнарны, кайгылы жан белян, жыуаш кюҥел белян инялеб, жылаб кадерле тöсöҥ карышысында тороучыларны, öмöтлярен жалан Сиҥа тотоучыларны барыбызны да жакла, Эй Алланы Тыудырган Кыз, безне äр-бер жаманнан котолдороб, барыбызга да пайдалыны бир, барыбызны да сакла, мяндяляреҥне бöркяб тороучы Син Ӱзеҥ". 

Кондакъ - 8 кöй :

"Эй кешеляр, бу тыныч кöйлö сыйыныч урынга, тиз булышыучыга, кызганыб коткарырга äзер тороучыга, жабыучы изге Кызга агылышыйык, тизеряк тяӱбягя килергя, теляк итяргя ашыгыб барыйык, Алланы тыудырыучы Изге безгя кимемяс изгелекляр агыза, тизюк булыша, Алладан куркыучы жакшы кылыклы мяндялярен зур бялядян, жаманнан коткара".

Величание: "Эй Алланы Тыудырыучы, Син Херувимнярдян дя кадерлене, Серафимнярдян дя данныны, чыннаб ололарга тейешле". 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев