2022 елга керәшенчә дини календарь: бәйрәм көннәр, уразалар
Бу елны да Ходай ризалыгы белән, Аңа җараулы булып яшик
7 январь – Рождество. Ходайыбыз Иисус Христос туган көн
14 январь – Ходайыбыз Иисус Христос киселгән көн
19 январь – Качману (Крещение) Ходайыбыз Иисус Христос чумылган көн
15 февраль – Сретение. Ходайыбыз Иисус Христосны тугачтын кырыгынчы көнне келәү өендә каршы алган көн
6 март – Пручти. Кичерешү көне
7 апрель – Благовещение. Изге Кыз Марияга пәриштә изге хәбәр әйткән көн
17 апрель – Бәрмәнчек. Ходайыбыз Иисус Христосның зурлык белән Иерусалимга кергән көне
24 апрель – Пасха. Олы көн. Ходаебыз Иисус Христосның үлганнан терелеп торган көне.
22 май – Язгы Микула. Кодрәтләр кылучы Изге Николайның тәнен Бар каласына күчергән көн.
2 июнь – Вознесение. Ходайыбыз Иисус Христос күккә күтәрелгән көн
12 июнь – Тройсын. Апостолларга Святый Тын иңгән көн.
13 июнь – Святый Тын көне.
7 июль – Чумылдыручы Изге Иоанн пагамбәр туган көн
9 июль – Алла Анасының Тихвин иконасын зурлау көне
12 июль – Питрау. Изге апостоллар Петр белән Павелны искә алган көн
21 июль – Казанский. Алла Анасы Изге Марияның Казан каласында төсе табылган көн
2 август – Элҗен. Илья пагамбәрне искә алу көне
9 август – Савыктыручы Изге Пантелеймонны искә алу көне
14 август – Беренче Спас. Ару Качны халыкка чыгарган көн
19 август – Урта Спас. Ходайыбыз Иисус Христос яктырылган көн
28 август – Алланы тудырган Изге Кыз Мария бу дөньядан күчкән көн
29 август – Өченче Спас. Ходайыбызның кодрәт белән төшерелгән төсен Константинополь каласына күчергән көн
11 сентябрь – Чумылдыручы Иоанн пагамбәрнең башы киселгән көн
14 сентябрь – Симән көн. Изге Симеон Столпникны искә алу көне
21 сентябрь – Алла Анасы Изге Кыз Мария туган көн
27 сентябрь – Ходайыбыз Иисус Христос кадакланган Ару Качны торгызган көн
14 октябрь – Покрау. Алла Анасы Изге Кыз Марияның бөркәве көне
4 ноябрь – Көзге Казанский. Алла Анасы Мәскәү каласын дошман халыклардан коткарган көн. Бердәмлек көне
14 ноябрь – Көҗмә Демиян. Бушлай савыктыручылар Косьма һәм Дамианны искә алу көне
21 ноябрь – Микайлу. Пәриштәләр башлыгы Архангел Михаилны искә алу көне
4 декабрь – Алла Анасы Изге Кыз Мария келәү өенә кергән көн
19 декабрь – Кышкы Микула. Кодрәтләр кылучы изге Николайны искә алу көне
* * *
Озын уразалар
7.03-23.04 – Олы ураза
20.06- 11.07 – Питрау уразасы
14.08-27.08 – Успение уразасы
28.11.2021-06.01.2023 – Рождество уразасы
Өстәге фотода: Түбән Кама районы Балчыклы авылының Петр һәм Павел чиркәве
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев