Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Григорий Радионов хикәясе: Чәчәк сатучы малай

Григорий Радионовның (әдәби псевдонимы - Гәрәй Рәхим) «Сайланма әсәрләр» китабыннан.

Гаҗәп. Кешеләр чәчәкләргә карап сокланалар, аларны сатып алалар, түшләренә кадап йөриләр. Ә менә Әмир өчен чәчәкләр бары тик газап кына китерә. Юк, яратмый Әмир чәчәкләрне. Шулар аркасында бит инде ул иртүк торып әбисе белән Казанга чабарга тиеш. Әбисе чәчәк сатарга мәҗбүр итмәсә, борылып та карамас иде ул аларга.

Чәчәкләр белән күпме эш итәргә туры килде аңа. Үзенең кыска гына гомерендә күпме чәчәк сатты ул! Ландышын да, дегет чәчәген дә, күке башын да, саранасын да, тагын әллә нинди, әллә ниткән чәчәкләр сатты ул.Һәр яз саен диярлек әрәмәдә чәчәк атып утырган шомыртларны, урман буендагы шәмәхә сиреньнәрне ботарлады алар әбисе белән. Казан урамнарында еш кына милиционерлардан качып йөрергә дә туры килә иде. Чәчәкләрне күп кеше бик теләп алса да, кайбер кырыс йөзле абыйлар һәм апалар, ап-ак шомырт ботакларын күргәч, Әмирләрне табигать корткычлары дип ачуланалар.

Ләкин инде Әмир боларның барысына да күптән күнеккән, дөресрәге, боларга игътибар да итми иде. Аңа, ничектер, шулай булырга тиеш кебек тоела, шуңа күрә аның намусы тыныч иде. Әнә бит чәчәк сатучыларның башкалары да тыныч кына йөри әле. Алар да милиционерлардан кача, шомырт ботаклары өчен кырыс йөзле кешеләр аларны да ачулана.

Әмма Казанга китү өчен көн саен иртә таңнан йокыдан торырга туры килгәнгә, чәчәкләрне дошман күрә иде Әмир.

Ә менә кичәге хәл Әмиргә бөтенләй башкача тәэсир итте. Ул чәчәкләрне дә, үзен дә, әбисен дә бөтенләй күралмас дәрәҗәгә җитте. Болай карап торуга әллә ни дә булмады кебек югыйсә.

Алар, әбисе белән, милиционерлар сирәк була торган таныш урам почмагында шомырт чәчәкләреннән ясалган букетлар сатып торалар иде. Кыска толымнарын тырпайтып, әллә каян гына сипкелле бер кыз килеп чыкты да, кулындагы конфет-әтәчен суыра-суыра, чәчәк бәйләмнәрен карый башлады. Ул зур букетлар ясаганда артып калган вак-төяк тәлгәшләрдән тезелгән иң ямьсез бәйләмне алды да борынын җыерып:

— Бу бәйләм ничә тиен тора? — дип сорады.
Әмир, оста сатучылар төсле елмаеп:
— Рәхим итегез, ун тиен,- диде.
Кызчык бәйләмне кире кәрзингә куйды да иң матур букетка үрелде.
— Ә монысы?
— Монысы утыз тиен.
— Ни өчен?
Бу сораудан
Әмир бер мизгелгә аптырап торды. Ләкин аны мондый кыяфәттә озак тота алмассың, ул сату-алу, сәүдә эшләрен биш бармагы кебек белә. Бигрәк тә чәчәкләр өлкәсендә.
— Ни өчен булсын, чөнки монысы матуррак.
Кызчык җитдиләнеп калган күзләрен кәрзиндәге чәчәкләргә текәп торды да Әмиргә якын ук килеп:
— Абый, ә ни өчен чәчәкләр матуррак булган саен кыйммәтрәк була? Уенчыклар да, күлмәкләр дә? Ә мин бит чәчәкләрне матуррак булган саен ныграк яратам. Алайса чәчәкләр мин ныграк яраткан саен кыйммәтрәк була баралармы? — дип пышылдады.

Әмирнең бөтен җорлыгы бер секундта әллә кая китеп бетте. Ул тәмам аптырап калды. Чыннан да, ни өчен соң әле әйберләр матуррак булган саен кыйммәтләнә баралар. Ә бит Әмирнең уйлавынча, киресенчә, әйберләр матуррак булган саен арзанрак булырга тиеш иде. Чөнки бит кешеләр матурлыкны ярата.

Әмир шушы уйларыннан айный алмыйча ык-мык килде, ләкин кызчыкка юньле-башлы җавап бирә алмады.
* * *
Әмир бүген, көндәгедән иртәрәк уянып, ятагыннан тормыйча гына, шушы «фәлсәфә» турында уйлап ята иде. Сипкелле кызчыкның сүзләре аңа төне буе йокы бирмәде. Төне буе, сораулы күзләрен Әмиргә текәп, шул кызчык басып торды. Юк, Әмир моннан соң беркайчан да чәчәк сатарга бармаячак, матурлыкны акчага сатасы килми аның. Ләкин шул чакта күрше бүлмәдән әбисенең карлыккан тавышы ишетелде:
— Әмир, балакаем, тор тизрәк. Чәчәкләр шиңеп беткәнче сатып кайтыйк.

Тик әби, самавыр куеп, түр бүләмгә кергәндә инде Әмирдән җилләр искән иде. Әби, ачык тәрәзәне яба-яба: «Нишли башлады бу малай актыгы, тәрәзәдән чыгып качкан бит, каһәр», дип сукранып алды да, зур кәрзинен күтәреп, станциягә берүзе генә китеп барды.
* * *
Әмир урманда озак йөрде. Мондагы бөтен алан, бөтен туйра таныш иде аңа. Кайсы аланда нинди чәчәк, нинди агач үскәненә кадәр белә иде Әмир. Ләкин бүген ул чәчәкләргә дә, агачларга да игътибар итмәде. Күз алдыннан кыска толымлы кызчык, шәһәр урамнарында кача-поса шомырт ботаклары сатып йөрүчеләр һәм аларны: «Шулкадәр кыйбат сорамасалар, тәмам тиреңне тунарлар болар!» — дип әрләүче шәһәр кешеләре китмәде. Әмир үзенең моннан соң беркайчан да чәчәк сатмаска карар кылуын сипкелле кызчыкка да белдерәсе килде. Ул гына да түгел, шушы аланнардан бик күп, бик күп букетлар җыеп Казан урамнарында, милиционерлардан качмыйчагына, кешеләргә чәчәкләрне бушка өләшеп йөрисе килде аның.

Әмир кинәт кенә чуалчык уйларыннан айнып киткәндәй булды һәм, урман ешлыгына кереп, ашыга-ашыга шәмәхәле-зәңгәрле күке башы чәчәкләре җыя башлады. Аңа тизрәк иң матур чәчәкләрдән букет ясап шәһәргә барырга һәм сипкелле кызны очратырга кирәк иде.
* * *
Әмир Казанга килеп җиткәндә инде төш вакыты якынлашкан иде. Ул кичәге таныш урам почмагына ашыкты. Шәһәр кешеләре аның кулындагы төрле яфраклардан һәм күке башы чәчәкләреннән ясалган зур букетка сокланып карап калдылар.

«Эх, нигә тизрәк килми икән»,- дип уйлады Әмир, урам почмагында шактый вакыт басып торгач. Инде әллә ничә кеше килеп Әмирдән букет сорады. Утыз, кырык, кайберләре хәтта илле тиен тәкъдим иттеләр. Ләкин Әмир аларны кырыс кына:
— Сатлык түгел бу,- дип борып җибәрә торды.

Кояш баер вакыт җитте. Эштән кайткан шәһәр кешеләре, бәйрәм киемнәрен киеп, урамнарга чыктылар. Әмирнең букетындагы чәчәкләр шиңә башлады. Ләкин сипкелле кыз һаман күренмәде. Әмир: «Инде ярты сәгать кенә, егерме минут кына торам да китәм»,- ди-ди, тагын әллә никадәр басып торды.Олы яшьтәге кешеләр өйләренә кереп киттеләр. Урамда култыклашып йөрүче кызлар, егетләр генә калды. Менә бер кыз белән бер егет, Әмир янына килеп, букетның бәясен сорадылар. Әмир сатмаячагын әйткәч, озак кына чәчәкләргә сокланып тордылар һәм бер генә чәчәк булса да бирүен үтенделәр. Әмир букет читеннән ике күке башы алып бирде. Чәчәкләрне егет түш кесәсенә, ә кыз чәчләренә кадады. Рәхмәт әйтә-әйтә китеп бардылар алар. Озакламый, икенче пар килеп ике чәчәк алып китте. Өченче пар... Дүртенче пар... Бу хәл Әмирнең кәефен күтәреп җибәрде. Соңгы ике чәчәкне биргәндә инде аның күңелендә кешеләргә карата игелекле эш башкарганнан соң була торган ниндидер горурлану хисләре кузгалган иде. чәчәк өләшеп йөриячәкләренә күңеле белән ышана иде.

Сипкелле кызның килмәве Әмиргә һич тә тынгылык бирмәде, ләкин ул иртәгә дә зур букет җыярга һәм монда килеп кызчыкны көтәргә булды. Әмир инде кайчан да булса барыбер кызчыкны очратачагына, аның белән икәүләшеп урманнан бик күп чәчәкләр җыячагына һәм шәһәрнең олы урамында кешеләргә

Шәһәрдә утлар кабынды. Әмир, чәчәкләрен таратып бетергәч, тагын бераз урамда басып торды да поездга соңга калмас өчен станциягә таба атлады. Шәһәрнең олы урамына, әчкелтем төтен һәм машина мае исләре арасыннан аз гына сизелерлек булып, күке башы чәчәге исе таралган. Урамда култыклашып йөрүче кызлар, егетләр арасында түш кесәләренә һәм чәчләренә зәңгәрсу- шәмәхә төстәге күке башы чәчәге кадаган парлар очрый. Кайберләре Әмирне таныйлар булса кирәк — елмаеп узалар…

Ә Әмирнең әле авылга кайтып әбисе белән чәчәкләр һәм кешеләр турында сөйләшәсе бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев