Җан җал иткәндә

Җырак җулны җакын итеп

«Усыкай буйлары» фольклор ансамбле репертуарыннан алынган җыру

Усы суларына басма салдым

Узган-барганнарда ла җөрергә.

Җыраккай юлларны җакын итеп,

Наруш килдем сезләрне күрергә.

Баграж урамнары – озын урам,

Уртасыннан бүләрлек булам.

Белмисез, дусларым, хәлләремне,

Сезнең өчен үләрлек булам.

Уракларны урдым учмалак,

Чүмәләләр куйдым ниргәләп.

Әле дә җөрибез бергә-бергә,

Тагын да җөрсәк иде бергәләп.

Кызыл яр астында сап чишмәләр,

Сап суларын эчеп туймадым.

Әйтер сүзләремне дә әйтәлмәдем,

Тагын күрешербез дип уйладым.

 


Нет комментариев