Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Римма Борисовадан шигъри тәлгәшләр

Римма Борисова Питрәч районының Янсуар авылында туган. Хәзерге вакытта Казан шәһәрендә яши, укытучы булып эшли.

Онытмагыз туган нигезләрне...

Нигез елый, сыкрап нигез елый,
Күршеләрнең уты кабынса,
Таң атканда күрше капкалары
Әкрен генә ачып - ябылса...

Әрни нигез, бар иде бит аның
Гөрләп-шаулап торган чаклары...
Таң алдыннан гына шау- гөр килеп,
Яшьләр кайтып, капка япканы...

Бар иде бит бала тавышыннан
Гөрләп торган матур чаклары...
Инде хәзер тынлык, беркем ачмый
Кыегаеп төшкән капканы.

Тәрәзәне бары җилләр кага,
Үлән үсә капка төбендә.
Шул нигезнең газиз балалары
Дөнья көтә шәһәр җирендә.

Юк, рәнҗеми, бары сыкрый гына,
Искә алып кирәк чакларын...
Нигезләрен оныткан балаларын
Көтә әле, көтә ул бары....
Онытмагыз туган нигезләрне....

Туган авылыма

Атлыйм туган авылым урамнарын...
Авыл инде шактый үзгәргән,
Күпме йортның хуҗалары киткән
Мәңгелеккә, кайтмас җирләргә.

Капка төпләрендә үлән үсә,
Йозаклары күптән күгәргән,
Ачучы юк ишек-капкаларын
Бу хуҗасыз ятим өйләрнең.

Авылыбызда күптән көтү чыкмый,
Ишетелми хайван тавышы,
Урам-тыкрыкларда үлэн үсә,
Тынлык баскан бөтен авылны.

Ятим калган йортның балалары
Кайта хәзер бары зиратка.
Ә бу йортлар хуҗаларын көтә
Кереп чыкмасмы дип бик азга.

Пыяласыз тәрәз(ә) өлгесеннән,
Сәлам юллый матур пәрдәсе.
Зур шәhәрдә яшим диеп кенә
Тамырын оныта адәм баласы.

Туган нигезләрнең кадерләре
Онытыла еллар үтүгә.
Тормыш кыйммәтләре алышына
Байлык кызыктыра кешене.



Әбием хатирәләре

Әби сөйли үткән балачагын,
Искә ала сугыш елларын...
Әрнеп сөйлән инеш буйларын.

Биш баласын кочып, озатып кала
Карт әбием ирен сугышка.
Аның арттан улы китеп бара,
Котомкасын асып фронтка.

Китә алар... Ләкин кире кайтмый.
Сугыш йота гаярь ирләрне.
Бары кара хәбәрлэре килә,
Ут-сагышка салып бәгырьне.

Биш кыз белән ятим кала ана,
Төпчек кызга бары яшь ярым.
Ябык иңнәрендә күтәрә ала
Сугыш салган йөкнең авырын.

Әби сөйли... Авыр хатирәләр
Саркып чыга аның куңеленнән.
Сугыш чоры балалары зары
Яшьләр булып тама күзеннән.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев