Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Керәшен фольклоры: шаян такмаклар

Халыкта популяр такмакларның, асылда, төп ике төрен аерып күрсәтергә мөмкин: шаян уен такмаклары һәм табында әйтелә торган такмаклар.

Имән микән бу сайгак,

Каен микән бу сайгак,

Имән булса нык чыдар,

Каен булса шарт сынар.

 

Бистәрләре, бистәрләре,

Бистәрләре чөйләрдә,

Ашап-эчеп утырабыз

Гүрнәчәдәй өйләрдә.

 

Ана мәче, ата мәче

Су эчәләр бәкедән,

Сине уйлап ята торгач,

Егылып төштем сәкедан.

 

Клубларда ут күренгәч,

Кинодыр дигән идем,

Үзе сөйгәч сөйгән идем,

Ташламас дигән идем.

 

Их, дускаем, сии икәнсең,

Син икәнен белмәдем,

Синең белән танышырга

Анданрак белмәдем.

 

Әйдә, дустым, пар булыйк,

Тектериек билле тун,

Икебезнең араларга

Кордырыек телефон.

 

Биек тауның башларында

Үсеп утыра мәтрушкә,

Син дә миннән артык түгел,

Аягың кәкерүшкә.

 

Аклы ситса күлмәкләрне

Оста тегүче тегә,

Без яр сөючеләр түгел,

Көнләштерүче генә.

 

Аклы ситса күлмәгеңне

Кидең дә мени әле,

Такыр басу ябалагы,

Килдең дә мени әле.

 

"Без баскан имән идәннәр

Сынмасын, бөгелмәсен.

"Туганайлар"ны алдырмаган

Мин керәшен, дип йөрмәсен..."

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев