Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Григорий Родионовның “Елагыз!” шигыре

Григорий Родионов (Гәрәй Рәхим) — шагыйрь, Татарстанның халык язучысы, төрле телләрдә чыккан күпсанлы китаплар авторы.

Елагыз!

Мин, авылга кайткач, ялгыз гына
Чыгамын да ындыр артына
Каралтылар ышыгына кереп
Тынып калам.

Минем каршыга
Мин бәләкәй чакта уйнап йөргән
Сукмак килә нәни инештән.
Сабый чаклар! Тагын сезгә килдем,
Яшеренеп таныш-белештән.

Миңа монда җайлы сезнең белән.
Карт авылым монда, үз күгем.
Берьялгызым гына, яшеренеп
Бер елармын, ахры, мин бүген.

Һәм елыйм мин. Ялгыз рәхәтлектән,
Сабый чаклар хатирәсеннән.
Каралтылар белән бергә елыйм,
Үксеп-үксеп елыйм һәм көләм.

Үзем уйлыйм: ярый әле, димен,
Еракта мин шәһәр, дуслардан.
Мескен хисләр, диеп, юкса алар
Көләр иде минем елаудан.

Безнең чорда сабыйлыкка кайту,
Елый белү оят санала.
Җитдилек һәм салкын канлылыкны
Яратарак төшә замана.

Ә мин монда берьялгызым гына
Чыгамын да ындыр артына
Каралтылар белән бергә елыйм,
Карамыйча алдым-артыма.

Дусларымнан яшереп ничә еллар
Җыеп йөргән интим күз яшен

Рәхәтләнеп түгәм!
Һәм уйлыймын:
Елый беләм — димәк, мин Яшим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев