Кер юу машинасыннан ис килсә нишләргә?
Төрледән-төрле

Кер юу машинасыннан ис килсә нишләргә?

Яңа гына сатып алынган кер юу машинасыннан да ят ис килергә мөмкин. Моның сәбәпләре төрле.

  • Кер юылып беткәннән соң, аның ишеген ябып калдырырга ярамый, чөнки барабан һәм эчендәге башка өлешләре кибеп өлгерми.
  • Кер юу порошогын артык күп салу һәм юыласы керләрне машина барабанында җыеп бару нәтиҗәсендә дә ис барлыкка килә.
  • Истән котылу өчен, машинаны буш килеш әйләндереп алырга кирәк. Лимон кислотасы яки сода да салырга була. Махсус көнкүреш химиясен куллану дөресрәк.
  • Савыт-саба юа торган машинага салынган таблетка һәм берәр ак киемне салып, машинаны бер кат әйләндереп алсагыз була.

Нет комментариев