Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кибәчне су баса

Төне буе яуган көчле яңгыр йортларга кадәр кергән

Питрәч районының Кибәч авылында су басу куркынычы яный торган егермеләп йорт (арада кеше яшәми торганнары да бар), авыл урамы су астында калган.

“Гомер яшәп мондый хәлне күргән юк иде әле, – ди илленең өске ягына чыккан Игнатий Морозов та суның йорт идәненнән күтәрелүенә аптырап. – Урамда да билдән диярлек су”...

 Сеинка елгасында су өченче көнне үк арта башлаган инде. Халык саклык чараларын да күргән. Әмма 14еннән 15 апрельгә каршы төндә бик каты яшен яшенләп, чиләкләп яңгыр  койган. Урманнан кар сулары да төшкән.

“Пасхага өй юган идем кичә, төнлә яңгыр койды гына. Иртә таңнан өй идәненә су кереп уятты халыкны. Урамда йөри торган түгел, бөтен җирдә су. Авыл җирлеге башлыгы Рәмис Рәимов үзе дә килеп җитте. Өйләрне карап, йөреп чыктык. Су астында калган өйләрнең берсендә 92 яшенә җитеп килүче Бәчүкә әби дә бар. Аның күршесендә яшәүче җитмешнең өске ягындагы Анна түти Тимофеева: “Уянып китсәм, идәндә – су, түбән өйнең капкачы йөзеп йөри”, дип аптырап утыра.  Олы яшьтәгеләрнең балалары төнлә Казаннан, Питрәчтән кайтып җиттеләр. Җиңел машиналар белән авылга керешле түгел. Йортларда да газ сүнгән. Хәзер хуҗалыкларга килгән зыянны барлыйбыз. Страховка акчасы алу өчен, документлар әзерләшәсе бар”, – дип сөйләде авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Галина Токранова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев