Фирая Моратова автор яңалыклары
-
Мөслимнән Людмила Игошева СВОдагыларга гуманитар ярдәм оештыруда башлап йөри
Мөслим районы депутат хатын-кызларының «Мәрхәмәт» оешмасы җитәкчесе, Халыкара «Командарм» иҗтимагый фондының «Мәрхәмәтлелек һәм гуманитар ярдәм өчен» истәлек билгесе иясе, Мәлләтамак авылы китапханәчесе Людмила Анатольевна — СВОдагыларга ярдәм итүче волонтёрларның берсе. Ул 2023 елның февраленнән бирле бу юнәлештә актив эшчәнлек алып бара.
-
Түбән Әрнәш кызы Палыйның югалту-табышлары, күңел сагышлары
Вакыт дигәнең ташкын сулардай тиз ага шул, әле кайчан гына Михайловлар өендә Илья Васильевич белән сөйләшеп утырган идек. Ә бу юлы гаилә башлыгының урыны буш, Пелагея Ивановна белән икебез генә. Бергәләп бәхетле чакларын искә төшерәбез. Дөресрәге, ул сөйли, ә мин тыңлыйм.
-
Чуваш Ялтаны белән Ишәле авылларында часовня төзиләр
Чистай районының Чуваш Ялтаны һәм Ишәле авылларында часовня урыннары аруландырылды.
-
Ивановлар 1600 чакрым юл үтеп, сугышта һәлак булган бабайлары каберенә барганнар
Түбән Кама районының Балчыклы авылыннан карендәшебез, НПАТП генераль директоры Юрий Иванов, үзенең улын, киявен һәм бертуганының улларын сугышта һәлак булган бабайлары Игнат каберенә алып барган.
-
Рейхстаг дивары «Малов» фамилиясен бүген дә саклый
Берлинны алуда катнашкан, Рейхстагка үз фамилиясен язып калдырган Александр Малов — Бөек Ватан сугышы ветераннарыннан бүгенге көндә исән-сау бердәнбер карендәшебездер, мөгаен.
-
«Һәр яз өчен – рәхмәт!» концертында сугыш чорының патриотик җырлары яңгырады
Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышлап, Җәкәү йортында «Һәр яз өчен – рәхмәт!»(«За каждую весну – спасибо!») дигән концерт булды
-
Бөек Ватан сугыш турында саннар сөйли
1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы илебезгә зур зыян китерә, миллионнарча кеше һәлак була.
-
Бахтада һәйкәл яңартылды
Чистай районының Бахта авылында Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлары истәлегенә салынган һәйкәл төзекләндерелде.
-
Земфира Вәлиуллина Балчыклы тарихы һәм бүгенгесе турындагы эзләнү эше белән конкурста катнашкан
Түбән Кама районының Түбән Уратма мәктәбендә төбәк тарихын өйрәнүче укучылар конкурсына нәтиҗә ясалды.
-
Түбән Камадан Егор Гайнетдинов үз гаиләләренең керәшен тамырын өйрәнгән
15 апрель көнне 35нче лицей укучылары үзләренең уку-фәнни эш проектларын яклаганнар. 9нчы класста белем алучы укучылар арасыннан Егор Гайнетдинов «Наследие предков» темасына әзерләгән проектын яклаган.
-
Түбән Камада керәшен культурасын өйрәнү төркемендә бәйрәм булды
Түбән Каманың 75нче балалар бакчасында төрле халыклар культурасын өйрәнү төркемнәре бар.
-
Ирактагы фестивальдә керәшен кызлары чыгыш ясады
12-19 апрельдә халыкара XII «Вавилон» мәдәният һәм сәнгать фестивалендә «Алабуга» халык җыр һәм бию ансамбле Россия данын яклады.
-
Нариманда районкүләм Олы көн бәйрәме һәм авылның 100 еллыгы уздырылды
Түбән Кама ягында соңгы ике елда Олы көн, узган гасыр азагыннан килгән гадәт буенча шәһәрдәге Халык иҗаты йортында түгел, ә керәшен авылларында уздырыла башлады. Узган ел ул Балчыклыда булса, быел Нариман бу төбәктәге барлык карендәшне үзенә җыйды.
-
Түбән Камада студентлар керәшеннәр белән таныша
Түбән Кама шәһәрендәге медицина колледжында «Керәшен дигән халык бар» фолк дәресе уздырылды.
-
Колбагышның тоткалара - Демидовлар гаиләсе
Теләче ягындагы Колбагыш халкы үз арасындагы яшьрәк ике гаиләгә авылның киләчәге дигән өмет белән карый. Ул гаиләләрнең берсе — Демидовлар.