Туганайлар

Татарстан

18+
Хәбәрләр

«Һәр яз өчен – рәхмәт!» концертында сугыш чорының патриотик җырлары яңгырады

Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышлап, Җәкәү йортында «Һәр яз өчен – рәхмәт!»(«За каждую весну – спасибо!») дигән концерт булды

Патритотик рухта

Татарстан мәдәният министрлыгының Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәге тарафыннан оештырылган бу концерт югары патриотик рухта үтте. Җәкәү йорты ишегеннән керүчеләрне каршы алган кызлар, керәшен геройларына багышланган күргәзмә, Җиңүнең 80 еллыгына махсус бизәлгән тамаша залы... Боларны күрүгә үк, күңелне тантаналы да, сагышлы да хис биләп ала. Ул хис гомереңдә бер мәртәбә дә күрмәгән, япь-яшь килеш яу кырында һәлак булган бабаңнар, совет халкының тиңдәшсез батырлыгы белән горурланудан туа.

Шуңа да ике сәгать дәвам иткән концерт бер мизгелдәй үтте. Надежда Игнатьева башкарган «Синий платочек» һәм «Нам нужна одна победа»га, Александр Игнатьев җырлаган «Тёмная ночь» һәм «Журавли»га залдагылар да кушылды. Ул чор көйләренә (фортепианода – Анна Фунтикова уйнады) ияреп, күңел үзебез белмәгән ерак фронт юлларын урады.

Һәр җырның үз тарихы

Концертны алып баручы, «Довоенный вальс», «Любимый город» кебек патриотик җырларны оста башкарган җырчы Марсель Гафиев һәр җыр яңгырар алдыннан, аның язылу тарихы белән таныштырып үтте. Мәсәлән, Марсель үзе концертны башлап җибәргән «Песня о Родине» җырына бәйле вакыйга күпләргә таныш булмагандыр. 1937 елның 3 январенда, Испаниядә фашистларга каршы сугышта, совет очучысы Владимир Зотов үзенең соңгы очышы алдыннан хатынына хат юллый: «Вспоминайте меня любимой моей песней». Сугышта һәлак булган ул совет очучысы Лебедев Кумач сүзләренә Исаак Дунаевский язган шушы «Песня о Родине» җырын күз уңында тоткан.

Алып баручыга ияреп, һәр җырның язылу тарихы аша Бөек Ватан сугышы барышы, совет солдатларының каһарманлыклары, яу батырлары белән танышты тамашачы. Сугыш чоры җырларын тыңлаганда күпләрнең күзләре яшьләнде, күзгә күренмәс җепләр Җәкәү йортындагы бар кешене бергә бәйләде. Илебезгә җиңү китергән буын белән горурланудан, Ватан кадерен белүдән туган бердәмлек хисләре иде ул...

«Кирбята» ансамбле

«Бу концерт – дөньяны фашизмнан коткарып калган ветераннарга – әтиләребезгә, бабайларыбызга хөрмәтебез билгесе. Безгә тынычлык, аяз күк йөзе бүләк иткәннәре өчен аларга рәхмәтебезне җырларыбыз аша җиткерәбез, – дип алып баручы ул хисләрне тагын да көчәйтте. – Җырлар һәм шигырьләр аша яшь буынга халкыбызның сугыш чорындагы бөек батырлыгын җиткерәбез».

Яшь буын дигәннән, концертта 10 яшьлек Ева Игнатьева (җырчы Александрның кызы) «Вспомним Героев!» шигырен яттан сөйләде.

Шулай ук, Лаеш районының Хәерби авылыннан, «Кирбята» нәни балалар ансамбле дә «Аист на крыше» җырын башкарды. Ансамбль солистлары – Ева Игнатьева һәм Ансилә Гафиятова.

«Кирбята» ансамбле җитәкчесе Надежда Игнатьева бу нәниләрнең әле халык каршында беренче чыгыш ясаулары икәнен әйтте. Димәк, «Кирбята»лыларның җыр дөньясына зур юллары Җәкәү йортыннан башланды... Сүз уңаеннан, соңыннан Надежда Игнатьева концерт башланганда өстенә киеп чыккан керәшен күлмәге турында да телгә алды, ул күлмәк аңа әбисеннән мирас булып калган...

Патритотик тәрбия

Концерт азагында Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры Людмила Белоусова керәшеннәр арасыннан чыккан Советлар Союзы Геройлары, аларга багышлап биредә оештырылган күргәзмә турында сөйләде. «Бу залда утыручылар арасында Бөек Ватан сугышында якыннары һәлак булмаган бер генә кеше дә юктыр» дип, аларны искә алу өчен бер минутлык тынлык игълан итте...

Шулай ук, Людмила Даниловна Татарстан төбәк керәшен иҗтимагый оешмасының «Бәрәкәт» яшьләр бүлегенә 15 ел тулу уңаеннан, бу хәрәкәт активисты булган җырчы Александр Игантьевка истәлек медале бүләк итте.

Безнең чорда яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә пионер һәм комсомол оешмалары зур роль уйнаган булса, хәзерге вакытта карендәшләребезнең аларга алмаш булырдай «Айбагыр» этник лагеры һәм «Бәрәкәт» яшләр бүлеге бар.

Патриотик тәрбия мәсьәләсендә узган гасырның туксанынчы елларында килеп чыккан өзеклектән соң, бигрәк тә хәзерге вазгыятьтә «Бәрәкәт» кебек яшьләр хәрәкәтләрен булдыруның җәмгыятебез өчен роле никадәр зур икәне бәхәссез.

https://vk.com/video-11373411_456242089?list=b0823a52be0d67eb0f

фоторепортаж

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев