Туганайлар

Татарстан

18+
Хәтер-хатирә

Бөек Ватан сугыш турында саннар сөйли

1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы илебезгә зур зыян китерә, миллионнарча кеше һәлак була.

Бөек Ватан сугышы 1418 көн дәвам итә. Сугыш 1941 елның 22 июнендә башлана һәм 3 ел 10 ай 18 көн буе бара.
* * *
Иң озак дәвам иткәне — Ленинград өчен сугыш. Ул барлыгы 1126 көнгә сузыла, шуның 871 көнен блокада тәшкил итә.
* * *
СССР башкаласы Мәскәү өчен барган сугышларда 7 миллион кеше катнаша. Мәскәү янындагы сугыш 1941 елның 30 сентябрендә башлана, 1942 елның 20 апрелендә тәмамлана. Чагыштыру өчен: ул чакта Гиннесс рекордлар китабына иң зур сугыш буларак кереп калган Берлин операциясендә 4 миллион кеше катнаша.
* * *
Бу сугышта 26,6 миллион кеше һәлак була. Россия оборона министрлыгының хәзерге мәгълүматы буенча, Бөек Ватан сугышында СССР үзенең 26,6 миллион кешесен югалта, шуның 12 миллионга якыны — хәрби хезмәткәрләр. Рәсми булмаган мәгълүматлардан күренгәнчә, сугыш елларында һәлак булганнар 43 миллионга якынлаша.
* * *
Сугышка кадәрге акча курсы белән исәпләгәндә, илгә сугыштан 2,5 триллион сумлык матди зыян килә. Бу — СССР дәүләт байлыгының 30 проценты, ә фашист басып алган территорияләрдә 65 проценты, дигән сүз. Илдә барлыгы 1710 шәһәр һәм 70 меңгә якын авыл тулысынча җимерелә. 
* * *
Совет хәрбиләреннән 1 миллион кеше «Берлинны алган өчен» медале белән бүләкләнә. Алар арасында — Советлар Союзы маршаллары Георгий Жуков һәм Иван Конев. Медальнең күпчелеге сугыштан соңгы беренче өч елда бирелә. 1951 елга кадәр медаль һәм аның таныклыгы, бүләк иясе үлгәннән соң дәүләткә тапшырыла. Соңрак аны якыннарына үзләрендә калдырырга рөхсәт ителә. 
* * *
1944 елның 17 июлендәге «Җиңелгәннәр парады»нда 57 мең 600 немец хәрби әсире Мәскәү урамнарыннан уза. Колонналар алдыннан вермахтның ике дистә генералы үтә, алардан соң — полковниктан башлап кече званиедәге офицерлар, аннан — унтер-офицерлар һәм соңыннан — рядовой солдатлар. Әсирләрне Мәскәү ипподромыннан шәһәр үзәгенә алып баралар. Анда колонна икегә бүленеп, «Садовое кольцо»дан капма-каршы якка юнәлә. 
* **
Сугыштан соң 17 ел Җиңү көне илдә билгеләп үтелми. 1945 елның 9 маендагы Җиңү көне — тарихта иң олы вакыйга була, ә бәйрәм парады Кызыл мәйданда 24 июньдә уздырыла. 1947 елга кадәр 9 май эш көне булмый, концертлар һәм салют белән билгеләп үтелә. Шуннан соң, 17 ел дәвамында 9 май гадәти эш көненнән берничек тә аерылмый. 1965 елдан башлап кына ул ил күләмендә зурлап оештырыла башлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев