Күптән түгел Кайбыч районының Иске Тәрбит укучылары Россия халыклары бизәкләре белән бижутерия коллекциясен булдырды.
Шушы көннәрдә Корноухово мәдәният йортында укучылар ярминкәсе узган. Анда Иске Тәрбит мәктәбе коллективы лазер ярдәмендә ясалган агач эшләнмәләрен тәкъдим иткәннәр һәм алар турында сөйләгәннәр. Бу чын бердәмлек бәйрәме булган. Технологияләр традицияләр белән, ә иҗат — шәфкатьлелек белән очрашкан. Бу эшләрдә башлап йөрүче «Беренчеләр Хәрәкәте» район бүлекчәсе җитәкчесе Елена Краснова.
«Биредә «Беренчеләр Хәрәкәте» җирле советы рәисе сайлаулары да узды. Рәис итеп безнең мәктәпнең 8 класс укучысы Зарина Петухова тәкъдим ителде. Ул үзе турында, үзенең казанышлары һәм тәҗрибәсе турында сөйләде, шулай ук укучылар өчен кызыклы чараларның яңа идеяләрен тәкъдим итте. Директорның тәрбия һәм балалар иҗтимагый берләшмәләре белән үзара эшчәнлек буенча киңәшчесе Елена Симушкина һәм педагог-оештыручы, Беренчеләр Хәрәкәте беренчел бүлекчәсе кураторы Руфина Канашова традицион керәшен ризыкларын, шулай ук хезмәт дәресләрендә кызларның үзләре тарафыннан лазер кисү ярдәмендә ясалган агач эшләнмәләрен тәкъдим иттеләр һәм алар турында сөйләделәр. Ярминкәдә җыелган барлык акчалар махсус хәрби операция зонасына ярдәм итүгә юнәлдереләчәк», — дип сөйләделәр Иске Тәрбит мәктәбе укытучылары.
Менә ул чын патриотизм — гамәлдәге бердәмлек.
Фото Иске Тәрбит мәктәбеннән
Нет комментариев