Хәбәрләр

Субаш авыл клубы «Бай мираслы Теләчем!» фестивалендә катнашты

7 ноябрь көнне Айдар авыл клубында иҗат сөючеләр өчен күңелле һәм мөһим вакыйга булды.

Авылның үзешчән сәнгатьтә катнашучылары Теләче муниципаль районының «Бай мираслы Теләчем!» дип исемләнгән, районга 35 ел тулу уңаеннан оештырылган фестивальдә актив катнаштылар.

Бу бәйрәм авыл җирлекләре арасында үткәрелде һәм Субаш халкы үзләренең сәнгатьле чыгышлары белән тамашачыларны сөендерде. Фестиваль районның бай мәдәни мирасын чагылдыру, авылларның иҗади потенциалын күрсәтү һәм халык сәнгатен пропагандалау максатыннан оештырылды.

Бу чара, һичшиксез, районның мәдәни тормышында якты эз калдырдырыр һәм катнашучыларның күңелендә җылы хатирәләр булып уелыр.

Фотолар Субаш авылы мәдәният йортыннан


Нет комментариев