Казанның Уникаль осталык үзәгендә республикакүләм «Татарстанның мәдәни башкаласы» конкурсына старт бирелде.
Проектның быел беренче катнашучылары – Түбән Кама муниципаль районы үзешчәннәре булды. «Славься, Нижнекамск: карта великих вышений» мәдәни-тарихи программасы шәһәрнең 60 еллыгына багышланган булган. Анда 18 милләт вәкиле булган 500дән артык кеше катнашты.
Алар арасында керәшеннәрнең җирле этнографик мәдәни-агарту җәмгыятендәгеләр дә бар иде. Безнекеләр Кама аръягы керәшеннәренең яңартылган традицион костюмын тәкъдим иттеләр. Костюм – ул безнең хәтеребез, мәдәни кодыбыз. Без аны сакларга һәм киләсе буыннарга тапшырырга тиешбез. Һәр бизәк — тамырларыбызга кайту һәм элгәреләргә хөрмәт күрсәтү.
Хәзерге вакытта «Ыру агачы» иҗат остаханәсенең җитәкчесе Валерия Петрулевич Балчыклы авылы керәшеннәренең элгәреге алъяпкычы өлгесендә, бу киемне чигү өстендә эшли. Ул – күңел җылысын, тарихыбызны бар нечкәлеге белән белүне таләп итә торган зур хезмәт.
«Бәйрәмгә килүчеләрне «Җиз кыңгырау» ансамбле үз җырулары белән сөендерде. Зур концерт, күмәк рәвештә, «Халыклар дуслыгы» җырын башкару белән тәмамланды. Анда «Җиз кыңгырау» ансамбле солистлары Владислав Домолазов һәм Динара Фәтхуллина, шулай ук, Кирилл Шакиров һәм Валерия Васильева чыгыш ясадылар», – дип язды Түбәнкамалылар.
Фото: Динара Фәтхуллина
Нет комментариев