Хәбәрләр

Казаклар-Чаллысында «Нур» һәм «Нардуган» ансамбльләре каз өмәсендә очрашты

Бу ике иҗат коллективының очрашуы керәшеннәрнең борынгы йола-гадәтләрен яңарту һәм яшь буынга җиткерү юнәлешендә зур әһәмияткә ия булды.

Балык-Бистәсе районының Казаклар-Чаллысы авылындагы “Нур” фольклор ансамбле, күрше Теләченең Субаш авылыннан “Нардуган” халык фольклор ансамбле солистларын чакырып, элеккечә матур итеп каз өмәсе уздырды. Бу ике иҗат коллективының очрашуы керәшеннәрнең борынгы йола-гадәтләрен яңарту һәм яшь буынга җиткерү юнәлешендә зур әһәмияткә ия булды.

“Бәйрәмнең матур мәйданчыгы итеп безнең хуҗалык сайланды. Бу көнне авыл халкы һәм кунаклар бергәләшеп, 30лап казны эшкәрттеләр. Казларның сыйфаты да, өлгергәнлеге дә бик канәгатьләнерлек булды – алар симез, тәмле булып чыктылар”, – дип сөйләде йорт хуҗасы Сергей Новиков.

Чишмәләрдән җырлап кайту
Чишмәләрдән җырлап кайту

Өмәнең үзенчәлекле бер ягы – катнашучыларның милли киемнәрдән булуы. Керәшенчә матур итеп киенгән хатын-кызлар, җыр-моңга күмелеп, казларны чишмәгә алып төшкәннәр. Салкын, саф чишмә суында юылган казларны көянтәләр белән чишмәдән алып кайту күренеше авыл халкының күңелендә озак сакланыр.

Бу йола борынгы бабаларыбызның табигать белән гармониядә яшәвен, һәр эшне җыру белән башкаруын искә төшерә. «Нур» һәм «Нардуган» ансамбльләренең бергәләшеп үткәргән бу каз өмәсе – ике авыл арасындагы дуслыкны ныгыту, халык авыз иҗатын, милли йолаларны саклау һәм киләчәк буыннарга тапшыру юлында зур адым. Мондый чаралар һичшиксез халкыбызның рухи байлыгын арттырыр.

 


Нет комментариев