Хәбәрләр

Ленино авылы халкы СВОдагыларга ярдәм итү өчен берләшкән

Бу хакта авыл җирлеге башлыгы Светлана Питеркина хәбәр итте.

Яңа Чишмә районының Ленино авылында (яшәүчеләр махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен гуманитар ярдәм җыю өчен берләшкәннәр. Бу хакта авыл җирлеге башлыгы Светлана Питеркина хәбәр итте. Бу юлы озак саклана торган продуктлар, гигиена чаралары, медикаментлар, җылы әйберләр,  беренче ярдәм кирәк-яраклары, шулай ук чәй һәм тәм-томнар җыелды.

«Бу ярдәм — сезнең казанышыгыз, һәм ул, һичшиксез, хәзер җиңел булмаган шартларда илебез тынычлыгы өчен көрәшүчеләрне җылытачак һәм алар өчен чын ярдәм булачак», — дип ассызыклады Светлана Питеркина.

Җирлек башлыгы җыелуда катнашкан һәркемгә ихлас рәхмәтен җиткерде: «Ярдәмчелегегез һәм бердәмлегегез өчен рәхмәт! Сезнең кылган яхшылыгыгыз һичшиксез сезгә меңләтә булып әйләнеп кайтыр».

 


Нет комментариев