Күмер даруы азык-төлектән агуланганда гына түгел, башка очракларда да ярдәмгә килергә мөмкин.
Начар истән. Суыткыч исләнә башласа, киштәләр һәм савытларны юып, корылап сөртегез. Берничә сәдәф күмерне төеп, киңрәк савытка салыгыз да 8-10 сәгать чамасы суыткычта тотыгыз.
Ялкынсынудан. Черки-фәлән тешләүдән тән тиресе кычытып, кызарса, 3-4 сәдәф күмерне төеп, куе боламык хәленә килгәнче, су салып болгатыгыз. Дарулы боламыкны кычыткан-ялкынсынган урынга кимендә 10 минутка куеп торыгыз (өстенә марля каплап), аннан соң юып төшерегез.
Бит тиресен чистарту өчен. 1 сәдәф күмерне төеп, 1 чәй калагы желатин, 2 чәй калагы сыеклык (су яки бит чистарту өчен тоник) өстәгез. Болгатып, 20 секундка кыска дулкынлы мичкә куеп торыгыз. Катнашманы 1-2 минут дәвамында суытырга кирәк. Аңа 3-4 тамчы лимонның эфир маен да кушарга мөмкин. Катнашманы биткә сылап, тулысынча кипкәнче тотыгыз.
Тешләрне агарту өчен. Тешләрне агарту өчен билгеләнгән теш пасталары составында активлаштырылган күмернең барлыгын беләсезме икән? Ә агарткыч теш порошогын үзебезгә дә ясарга мөмкин! Берничә сәдәфне төеп, тешләрегезне шуның белән чистартып карагыз әле. Тешләрегез энҗедәй ап-ак булачак!
Нет комментариев