Төрледән-төрле

Сару кайнаудан киңәшләр

Сару кайнаганда сода эчү, акбур ашау зыянлы.

Активлаштырылган күмер эчәргә була. Берьюлы берничә төймә күмер кабып, күп итеп су эчеп куегыз.

Миндаль чикләвеге ашказаны кислотасын нейтральләштерә. Чикләвекне кайнар су белән юып, кабыгын чистартыгыз. Миндальне акрын гына чәйнәп, озаклап ашагыз.

Бәрәңге согы да сару кайнауны бетерә. Бәрәңгене вак угычтан уып, согын сыгыгыз да 2-3 аш кашыгы эчеп куегыз. Бу сокны ашар алдыннан эчәргә.

Минераль су да сару кайнауны баса.

Блендерда 2-3 салат яфрагын ваклап, 1 стакан салкын суга шуны кушып, аз-азлап кына эчегез.

Фото: «Туганайлар»


Нет комментариев