Яңа Чишмә районының Ленино авылындагы Изге Димитрий Солунский храмында литургия үткәрелде.
Бу көнне авыл халкы өчен зур бәйрәм булды. Изге Димитрий Солунский храмында Көзге Казанский бәйрәме уңаеннан үткәрелгән литургияне протоиерей Павел Чурашов, протоиерей Пётр Ярушкин һәм храм настоятеле отец Сергий башкарды.
Бәйрәм литургиясе вакытында чиркәүдә искеславян һәм туган телләрдә иманнар укылды. Бу тантаналы һәм рухи күтәренкелек тулы минутлар авыл халкының күңеленә хуш килде. Ленино авылы халкы, бу якты һәм истәлекле бәйрәмне аларга бүләк иткән өчен, хөрмәтле священникларга чиксез рәхмәтләрен белдерә.
С.Питеркина фотолары
Нет комментариев