Хәбәрләр

Кәвәлдә чачуникны яңарттылар

Питрәч районы керәшен авылы Кәвәлгә керү юлында борынгы чачауник күрергә мөмкин.

Җирле халык сүзләренчә, аны сугышка кадәр үк (1930-1940 еллар) урнаштырганнар. 1980-1990 елларда аны яңартып имәннән ясаганнар, ул юлдан Теләче районы юнәлешендә барганда күренеп тора. Шушы көннәрдә генә чачуник янында зур өмә үткәрделәр.

“Ходай безнең авылны саклый дип ышанабыз. Тәртип урнаштырасы килә иде, бездә матур урыннар күп, шундый изге урыннарны карарга тиешбез”, – дип уртаклашты инициаторларның берсе Олег.

Өмә вакытында монда куелган Изге Ана тәресен ачу да булган.

 

 

 

Питрәч-информ


Нет комментариев