Хәбәрләр

Быел кыш гадәттәгедән соңрак киләчәк дип фаразлана

Тотрыклы кар капламы Татарстанда декабрь ахырында гына барлыкка килергә мөмкин. Әмма кышның икенче яртысы шактый салкын һәм карлы булырга охшап тора.

Россия Гидрометеорология үзәгенең якынча фаразларына караганда, декабрь ае климатик нормадан җылырак булачак. Уртача температура —5 градус чамасы көтелә. Явым-төшемнең дә аз булуы ихтимал. Бу хакта Казан мэриясе сайты хәбәр итә.

Гыйнварда уртача температура —10 градус тирәсе булыр дип көтелә. Аерым көннәрдә салкыннар —20...—25 градуска кадәр җитәргә мөмкин.

Февральдә исә һава торышы еш үзгәреп торачак: температура 0 градустан —15 градуска кадәр тирбәлергә мөмкин. Мондый кискен үзгәрешләр бозлавык, карлы яңгыр һәм бураннар китереп чыгарырга ихтимал.

Явым-төшемгә килгәндә, гыйнварда аның климатик нормадан 30 процентка, ә февральдә 50 процентка күбрәк булуы көтелә.

Фаразлар чынга ашса, быелгы кыш соңгы еллардагы иң карлыларның берсе булырга мөмкин. 

Шәһри Казан


Нет комментариев