Римма Никитина яңа клип тәкъдим итте
Хәбәрләр

Римма Никитина яңа клип тәкъдим итте

Җырның исеме бүген туры эфирда билгеле булачак

Кичә, Рush 19 караоке-барында яшь җырчы Римма Никитина үзенең яңа клибын тәкьдим итте. Кичәгә җырчының җанатарлары һәм иҗатташ дуслары җыелган иде.

Җырның сүзләрен – Гөлнур Галимова, ә көен Римма үзе язган. “Бу клип – минем тормышымның бер кечкенә тарихы. Мәскәүдән Казанга кире кайткач, төшенкелеккә бирелеп алдым. Шул чакта, инстаграмдагы язмалардан күңел халәтемне күрепме, Гөлнур апа миңа шигырь җибәрде. Ә көен инде мин аның, елый-елый, үзем яздым”,- диде Римма.

Кичәгә килгән популяр җырчы Ринат Рахматуллин җырчының энергиясенә соклануын белдерде. “Римма, мин сиңа чын мәгънәсендә сокланам. Син – энергия чыганагы. Яңа клибың чыгуы белән котлыйм”, – дип чәчәк бәйләмнәре тапшырды.

Шунысы кызык, җырның исеме әлегә билгеле түгел. Аны бүген туры эфирда ишетерсез.

 

 


Нет комментариев