Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Республика керәшен оешмасы исполком җитәкчесе Людмила Белоусова еллык эшкә отчёт ясады

17 декабрь көнне Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә Республика керәшен иҗтимагый оешмасының идарә утырышы булды. Утырышны Республика керәшен оешмасының җитәкчесе Иван Егоров алып барды.

Республика керәшен оешмасы исполком җитәкчесе Людмила Белоусова еллык эшкә отчёт тотты. Ул традицион проектларның (“Питрау”, “Туым жондозы” фестивальләре, “Айбагыр” этнолагере һәм башкалар) уңышлы гына тормышка ашырылуын искәртте. Студентлар һәм галимнәр тарафыннан керәшен фольклоры фәнни яктан тикшерелеп, китаплар басылуы һәм туган телгә багышлап уздырылган чаралар турында да әйтеп узды. Шулай ук, керәшеннәр белән чит ил галимнәре кызыксынуын да искәртте. Шуларның берсе – Францияле Ален Вио, республиканың берничә районында экспедициядә булды. Идарә членнарына япон галиме Акира Сакураманың керәшеннәр турында язган китабын да күрделәр. Оешманың “Бәрәкәт” яшьләр бүлеге белән тыгыз элемтәдә булуын да билгеләп узды Людмила Белоусова.
Керәшен оешмасы быел, узган еллар белән чагыштырганда, дәүләттән бернинди грантлар да отмаган. Шулай да, оешма кирәкле һәм файдалы чаралар оештырган.
Иван Егоров оешма эшенә бәя биреп, уңышлы эшләп килүче район керәшен оешмаларына рәхмәт әйтте, киләчәктә дә шул темпны югалтмыйча эшләргә бурыч куйды.

Бу темага:

Республика керәшен оешмасының идарә утырышы булды
Чистай керәшен оешмасы: этник бәйрәмнәр оештырганда яшьләрне җәлеп итәбез


Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев