Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
фото

«Туым Жондозы-2024» Гала-концертыннан фоторепортаж

05 февраля 2024, 15:01

224

0

1

3 февральдә Казан шәһәренең «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә керәшен җыруларын яшь башкаручыларның республикакүләм «Туым Жондозы» фестиваленең Гала-концерты узды.

Керәшен җыруларын яшь башкаручыларның республикакүләм «Туым Жондозы»-«Рождественская звезда» конкурс-фестивале быел 13нче тапкыр оештырылды. Гала-концертта Тукай, Кукмара, Кайбыч, Теләче, Түбән Кама, Әлмәт, Алабуга, Мендлеевск, Мамадыш, Зәй районнарыннан; Казан шәһәреннән; шулай ук күрше Башкортстаннан һәм Чиләбе өлкәсеннән килгән фольклор коллективлар, солистлар чыгыш ясады. Финалистлар ике Гран-при бүләге өчен көч сынаштылар. Аны солистлар һәм фольклор коллективлар арасында билгеләделәр.

Керәшен җыруларын башкаручы солистлар арасында Гран-при бүләгенә Кукмара районыннан Зоя Николаева ия булды, ә фольклор коллективлар арасында Кайбыч районыннан «Инешкәй» фольклор ансамбле лаек дип табылды. Иң яхшы солистка — 50 мең, ә коллективка 100 мең сумлык акчалата бүләк, Диплом һәм кубок тапшырдылар.

Алина Кондратьева фотолары.

 

 

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев